Эш сөйгәнне ил сөяр

Гомерләрен Ленин исемендәге хуҗалыкта терлекчелек тармагына багышлаган Лигия Логманова, Ләйсән Шәрипова һәм Әнфисә Мөгаллимованың тырыш хезмәтләре район күләмендә югары бәяләнә. Авылда туып-үскән кызлар, яшьли кайсысы басуда, кайсысы фермада җигелеп эшләп, хезмәт тәрбиясе алганнар.

Җәйге каникулларда апалары белән фермага йөреп, сыерлар ашатып, аларны саварга булышалар. Мәктәптә укыганда ук, “сыер савучы булачакмын”, дип уйлаган кызлар Ленин исемендәге колхозга савымчы булып урнаша. Эшкә намус белән караулары, тырышлыклары аларга алдынгы савымчы булырга ярдәм итә.
– Фермадагы эшемне җиренә җиткереп бетермичә, беркайчан да өйгә ашыкмадым, – ди Лигия.
Бу уңганнар кулыннан көненә әлеге вакытта 196 баш савым сыеры уза. Тәүлегенә 913 литр сөт савып, Калтасы сөт заводына тапшыралар.
Күп сыер савучылар өчен теләсә нинди сыер хайван гына түгел, ә үз холкы, үз-үзен тотышы булган җан иясе дә. Югары савымга ирешү өчен дә яхшы ашату һәм карау гына җитми.
– Алар белән дуслашырга кирәк, – ди Ләйсән, – назлап дәшмәсәң, күп сөт бирүен көтеп булмый. Гомумән, савым күп нәрсәгә, хәтта һава торышына да бәйле. Болытлы көнне сөт азрак.
Әнфисә үз сыерларын ярата, чөнки ул үзе дә кояш кебек, гел елмаеп кына тора. Шундый ачык йөзле, шат күңелле, энергияле хатын-кызны ничек яратмыйсың инде?
­­– Сыерларны чыгарырга дип керсәк, алар инде үзләре сава торган урынга басалар. Мине ерактан ук таныйлар. Һәрберсенең гадәтен өйрәндем: кайсынадыр назлы, кайсынадыр җитди булырга кирәк. Алар барын да аңлый, –дип сөйли Әнфисә Мөгаллимова үзенең сыерлары турында.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей