Эхинококкоз. Миф әллә чынбарлык?

Паразитар авыруларны хәзерге заманда сирәк очрый торган чир дип атап булмыйдыр. Без еш кына эхинококкоз авыруы белән очрашабыз. Русиядә эхинококкоз нигездә малчылык белән шөгыльләнгән төбәкләрдә килеп чыга. Бу Самара, Ырымбур, Волгоград, Ростов өлкәләре, Ставрополь, Алтай, Хабаровск крайлары, Татарстан, Башкортстан һәм кайбер башка зоналар.
Эхинококкоз турындагы иң таралган миф – кешеләр йорт этләреннән зарарлана. Шуннан эттән баш тартыргамы дигән сорау туа. Җавабы бер: юк. 
Әгәр дә сезнең этегез урманда йөрми, үләксә ашамый, сукбай этләр белән аралашмый икән, монда бер куркынычы да юк. Шулай ук эткә контрольсез мал чалу урыннарыннан мал эчләре һәм сугым калдыкларын ашатырга ярамый. Шушыларны үтәмәгәндә этнең эчәклегендә эхинококкның зур суалчаны барлыкка килә һәм эт әйләнә-тирәдәгеләрне зарарлаучы була. Аның тиресендә, авыз куышлыгында, телендә эхинококкок йомыркалары барлыкка килә. 
Кешенең хайваннардан зарарлануы турында әйткәндә, эхиноккок зарарланган хайваннарның эчендә була. Андый хайваннар үлгән очракта яки мал чала торган урыннардагы үләт базларындагы үләксәләрне бәйсез йөрегән этләр, бүреләр, төлкеләр ашый. Алар зарарлана һәм аларның эчәклекләрендә эхиноккок барлыкка килә. Зарарланган хайваннар үзләре йөргән бар җирне дә (көтүлекләр, болыннар һ.б.) зарарлый, ягъни аларның сидегендә, тизәгендә, йонында, тиресендә яшәгән эхиноккок йомыркалары бар җиргә тарала. Аннан инде кешеләр хайваннарның тиресен, йонын тотарга, сыер сауганда яки сарык йонын кыркканда, этләрне сыйпаганда юылмаган куллар аша йомыркаларын йотарга мөмкиннәр. Шулай ук бу авыру зарарланган малларның тиреләрен эшкәрткәндә дә йогарга мөмкин. 
Урамда этләрнең тизәк-сидеге кипкән булып та эхиноккок йомыркалары җил белән һавага күтәрелеп, ачык ризыкларга, посудага куну куркынычы бар.  Мондый хәл бары тик көтүлекләр һәм мал чалу урыннарына якын булган һәм малларны асрау, чалу кагыйдәләре үтәлмәгән җирләрдә булырга мөмкин. 
Кеше эчәклегенә эләккән эхиноккок личинкалары канга үтеп керә һәм барлык организмга тарала. Иң беренче алар бавырда тоткарлана, аннан үпкәләрдә, аннан баш миен, йөрәк, бөерләр, йомшак тукымаларны зарарлый. 
Эхиноккок йомыркалары каты суыкта да, эссе дә дә, юеш мохиттә яшәргә сәләтле. Эхиноккоктан үзлегеңнән терелү мөмкин түгел. Бернинди дә халык медицинасы да, интернеттагы “панацея”лар да терелтми. Болардан чыгып бер генә нәрсә әйтергә мөмкин: этләрегезнең, малларыгызның сәламәтлеген кайгыртыгыз.

Э.Заһирова, 
ветсанэкспертиза 
лабораториясе мөдире.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей