Эчәр суың, сулар һаваң ул гаилә

Сәетбайда гомер итүче Юлия һәм Виталий үзләрен танып белгәннәргә булдыклы, эш сөйгән, балаларына үрнәкле ата-ана буларак таныш. Гаиләләрендә алты бала тәрбияләгән Задоровларны һәркем уңай яктан гына билгели. Бәхетле ана республикабыз Башлыгы Указы нигезендә „Ана даны” медале белән бүләкләнде.

Юлия Николаевна Екатеринбург өлкәсенең Санкин поселогында тугыз балалы гаиләдә төпчек булып дөньяга аваз салган. Әнисе балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе, ә әтисе тракторчы булып эшлиләр. Юлия дә балачагыннан ук эшсөяр булып буй җиткерә. Туган төягендә тугыз класс белем алгач, һөнәрчелек училищесында ике ел җимешче һөнәренә укып чыга. Һәм бакчачы буларак хезмәт юлын башлый.
Тормыш иптәше Виталий белән дә үзенең туган йортында таныша. Юлиянең абыйсы Юра белән Виталий ит эшкәртү комбинатында бергә эшләгән булалар һәм ул аларга кунакка кайта. Менә шунда бу ике йөрәк арасында мәхәббәт ялкыны кабынып китеп, матур гаиләгә әверелә. Гаилә башлыгы бүгенге көндә вахта ысулы белән Себердә балта остасы булып хезмәт сала. Бер-бер артлы дөньяга килгән балаларын игелекле кешеләр итеп үстерә Задоровлар. Гаилә җылысында тәрбияләнгән балалар да өлкәннәргә хөрмәт белән карый. Йорт эшләрендә ата-аналарына зур таяныч алар. Юлия ана буларак киң һәм изге күңелле, ярдәмчел. Виталийның беренче гаиләсендә дөньяга килгән кызы кинәт кенә вафат булгач, Юлия ике дә уйлап тормый иренең оныгы–ике яшьлек Каринаны үз карамагына ала. Менә 13 ел инде ана кеше үзенең назын, җылысын биреп Каринаны тәрбияли. Әйткәндәй, Нурия Нефтекамада күппрофильле көллияттә программистка, Динара Свердловск өлкә медицина көллиятендә акушерга укый, Милана, Арсен, Карина Каенлык мәктәбендә белем ала, төпчекләре Богдан балалар бакчасына йөри.
– Еш бергә җыела алмыйбыз. Берсе кайта, икенчесе китә. Әмма шулай да күңелле. Аеруча каршы алганда рәхәт, озатып калуы бераз моңсурак инде. Әлегә кадәр балаларыбыз уңышлары белән гел шатландырып торды. Алдагы көннәрдә дә һәркайсының сөенечле хәбәрләрен генә ишетеп яшәсәк иде, – ди Юлия.
Йортның котын, гаилә учагының җылысын саклаучы ана кеше өчен иң олы бәхет балаларын да, икенче яртысын да тәрбияле, караулы йөртүдә, дип саный. Йөгереп әзерләгән кайнар ашларына күңел җылысын да сала белгән, кыз һәм улларын назлы карашы белән иркәләгән ана гаиләсендә хөрмәтле хатын-кыз ул.
Задоровлар үз йортлары белән, күпләп мал-туар, кош-корт асрап гомер итәләр. Киләчәктә дә нигезләре бәхетле, тормышлары күңелле булсын.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей