Дуңгызлар үрчетүгә тыю булмаячак

Соңгы арада бу терлекләрне асрау тыелачак дигән имеш-мимешләр таралды.

Шәхси хуҗалыкларда дуңгызлар үрчетүгә тыю булырга тиеш түгел. Бу хакта БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачёв әйтте. Ул моны Республиканың Ит җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре берлегенең шәхси хуҗалыкларда дуңгызлар үрчетүне тыючы закон кабул итәргә кирәк тәкъдимен өйрәнгәч, белдерде.

Бу чара дуңгызларның Африка чумасы авыруын кисәтү коралы буларак тәкъдим ителгән иде.

“Республиканың 40 процентка якын халкы авыл җирендә  яши һәм дуңгызчылык күпләр өчен электән килгән кәсеп. Кискен тыю  артык чара буларак күз алдына килә, Африка чумасыннан тыш башка бик  йогышлы авырулар да бар бит әле. Шәхси дуңгызчылыкны  тыюның нәтиҗәләре күңелсез булырга мөмкин, бу юлдан китү – гадәти авыл көнкүреше принципларын бозу”, – диде парламент рәисе.

Авыл хуҗалыгының төбәктәге норматив-хокукый базасы шәхси мал асраучыларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән һәм бу  тыю аграр законнар концепциясенә туры килми, дип тә өстәде ул.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей