Дәүләт ярдәме – фермерларга

Башкортстанда “Агростартап” программасы “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ул яшь фермерларга ярдәм итүгә һәм аларны алга таба үстерү максатында авыл хуҗалыгына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. 
Ит һәм сөт юнәлешләрендәге эре мөгезле терлек үрчетү буенча проектларга грантлар программасы 5 млн сумга кадәр тәшкил итә, башка юнәлешләр буенча – 3 млн. сумга кадәр, төп шарты – проектка дәгъва итүченең 10 проценттан да ким булмаган күләмдә үзенең финансы булуы.
Агымдагы елда Башкортстанда 39 яңа эш башлаучы эшкуар “Агростартап” грантларына сайлап алу турын узды.  200 претендент арасыннан иң күп балл җыйган 39 кеше сайлап алынды. Бу программада безнең районнан ике фермер конкурста җиңүче булды. Борайдан Айсылу Фәхретдинова,  Ишмәмәт авылыннан Марсель Нурисламов  симменталь токымлы эре терлекчелек фермасын үстерү өчен терлек сатып алу юнәлеше буенча бизнес-проект якладылар. 
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей