Диңгез дулкыныдай иген басуларында

Басу-кырларда эш берсе артыннан икенчесен алмаштыра. Әле күптән түгел генә орлыклар кап-кара җир куенына иңдерелгән иде, инде аларның уңышын җыеп алыр чак та җитте. Районыбыз игенчеләре уракка төште. Беренчеләрдән булып урып-җыюга керешкән хуҗалыкларның хәлләрен белеп кайту нияте белән “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы басуларына юл тоттык.   
“Быел уракка бераз иртәрәк керештек. Аллага шөкер, игеннәрнең торышыннан канәгать, басулар чиста, бер чүп үләне дә күренми. Хәзерге вакытта арпа суктырабыз. Тиздән бодай да өлгерәчәк, – дип каршы алды безне “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов. – Иң мөһиме – игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга язсын.
Орлыкка, пайчыларга һәм хуҗалык эшчеләренә өләшергә дигән ашлыкны үзебезнең ындыр табагына ташыйбыз, ә калганын Бадрак катнашазык заводына илтәчәкбез, бүгенге көндә алар белән килешү төзелгән”.
Арпа басуларын иңләп йөрүче “Акрос” кыр корабын урып-җыюда берничә сезонын каршылаучы Роберт Ахунов “иярләгән”. Ә уракка  кадәр ул МТЗ-82 тракторы белән хуҗалыкта төрле эшләрне башкарган. Техниканы да үзе карап-төзәтеп тора икән.
– Быел кырлар матур. Игеннәрнең сабаклары кыска булса да, башаклары тулып тора. Үткән ел биек булып үстеләр, әмма уңышы түбән булды, – диде тәҗрибәле механизатор. 
Шушындый ук маркадагы комбайнны йөртүче Рәмис Гыймалтдинов белән Рәлиф Тимерҗановны да хуҗалык җитәкчесе мактап телгә алды. Алар дистә елга якын район буенча уракта беренчелекне алып баралар. Тәҗрибәле комбайнчылар уракта катнашу гына түгел, ә тәртибен дә белә, диде.  Иген басуында дулкын эчендә бер-бер артлы  тезелеп эшләүче “Акрос” маркалы комбайннар артыннан “Клаас Мега” иген корабы да күренде. Ул да бу куәтле техника артыннан бастырып килә. Менә дистә елга якын Марсель Билалов урып-җыю кампаниясендә катнаша. 
Арпа басуы комбайн тавышыннан шау-гөр килеп тора. Басу кырыендагы агач полосасы ышыгында җиде КамАЗ йөк машинасы комбайннарның тулганын көтеп тора. 
Хуҗалыкта эшләр комплекслы бара. Берләч янындагы арыш басуында да эш гөрли. Механизаторлар Илмир Гыйлемҗанов белән Данис Сәфәров арышларны тезмәләргә салалар. Биредәге хуҗалыкта башка кыр эшләрен дә аксатмыйлар. Хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов иген җыелып алу белән басуларны туңга сөрүгә әзерләүне бергә алып бара. Бүгенге көндә ике трактор көзге чәчүгә җир әзерли. Сыйфатлы эшкәртелгән җирдән генә мул уңыш алып булуын дөрес аңлап, механизаторлар Кадир Мусин, Фидаил Галимов, Рәмис Мостафин һәм Радик Фәизов алдагы ел уңышы өчен сыйфатлы җир эшкәртүдә көч сала.  Кырчылар басуга иртә белән чык кипкәннән соң чыгып китәләр дә кичке сәгать унберләргә кадәр эшлиләр. Аларны басуда көнгә ике тапкыр җылы ризык белән сыйлыйлар. Бер ике атнадан диңгез дулкыннарын хәтерләткән җитен культурасы басуында да эшләр башланачак. 
Ындыр табагында эшләүчеләрнең дә табыннарыбызны икмәкле итүдә өлеше бик зур. Ашлык киптерү җайланмасы, трактор-машиналар тавышыннан Үтәгән авылындагы ындыр табагы гөр килеп тора иде. Чистарту агрегаты янында эшчеләр мәш килә – кайткан бер ашлыкны чистартып өлгерергә кирәк. Тәүлектән тәүлеккә өлгереп барырга тырышабыз, диләр алар. Биредә эшләүчеләр белән танышам. Кимая Шаһиева, Азат Дәүләтов, Урал Зайруллин: “Чакыргач, килдек – урак өсте бер генә вакыт бит. Җәйнең бер көне ел туйдыра, дигәннәрме әле? Үзебезнең хуҗалык бит, шундый вакытта ничек булышмыйсың. Келәт мөдире Радик абый дәшкәч, килми булдыра алмадык”, – ди Кимая апа. 
Ашлык төягән машиналар бер-бер артлы кайта тора, Радик Әрдәширов, оста режиссер кебек, кырдан кайтканын – эшкәртү мәйданына, чистартылганын амбарларга озатып тора. Бушаган арада кулына көрәк  я себерке ала. Аның үз хуҗалыгында эшләгән кебек ихласлылыгы соклану тудыра. Ындыр табагында эш әнә шулай җепкә тезелгәндәй бара. Көннәр генә матур торсын да, игенчеләрнең тырышлыгы, куелган максатка омтылулары көткән нәтиҗәне бирсен.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей