Чыршы-2021 операциясе

Һәр елны Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан урманнарда ылыслы агачларны рөхсәтсез кисүләрне булдырмау максатыннан җитди чаралар күрелә. Ел алышу мизгелен күңелле итеп үткәрергә теләүчеләр аларны законлы рәвештә киселгән оешмалардан гына сатып алырга бурычлы. Ул чагында да хуҗасының кулында тиешле документы булуы шарт. Кире очракта кайдан алынганлыгы документ белән расланмаса, ул урлап киселгән дип исәпләнә.
БР Урман хуҗалыгы министрлыгы ноябрьнең 19ыннан алып 31нче декабрь төненә кадәр “Чыршы–2021” операциясе игълан итте. Аның барышында агачларны рөхсәтсез  кисү фактлары ачыкланып, чарасы күрелә, ЮХХДИ хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдларда юлларда чыршы төягән машиналар туктатылып, документлары тикшерелә, күпләп чыршы әзерләгән урыннар карала. Авыл советы биләмәләрендәге, мәдәният учакларындагы һәм мәктәпләрдәге чыршыларның да  документлары бу эш өчен җаваплы кеше кулында булырга тиеш.
Борай урман хуҗалыгы предприятиесе, район оешма, учреждениеләре һәм авыл халкы өчен Яңа ел чыршысын сатуны үз ихаталарында оештырды. Чыршы алганда аның документын да алырга онытмаска кирәк. Рөхсәтсез киселгән агачлар өчен административ җаваплылык каралган. Мәсәлән, кискән бер агач өчен гражданнарга – өч, дүрт мең сум, юридик шәхесләргә 20 меңнән алып 300 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килүе ихтимал. Әгәр дә урманга салынган зыян күләме биш мең сумнан артып китсә, РФ Җинаять кодексының 260 мәддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла. Менә шундый күңелсезлекләргә тарымас, өчен барысын да уйлап эш итү сорала.
Илшат Гыйззәтуллин, 
дәүләт урман инспекторы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей