ЧИТ ТҮГЕЛ, ТУГАНГА ӘВЕРЕЛДЕЛӘР

Ваяды авылыннан Гүзәл исемле кызның һәм күрше Калтасы районыннан Сәүбәннең тормыш юлы 1988 елда Түбән Тагилда кисешкән. Дүрт ел элек Гүзәл шәһәргә медицина училищесына керү өчен килгән, укуын уңышлы гына тәмамлап, диплом алып, биредә калган. Сәүбән белән уртак танышларында кунакта очрашалар. Егет шәһәргә акча эшләү өчен килгән. Яшьләр аралаша башлый – аларны кызыксыну һәм әлбәттә инде, туган як якынайта.
Тиздән Котдысовларның яшь гаиләсенә нигез салына, ә арытаба өлкән кызлары Илсөяр туа. Шул рәвешле читтә ун ел гомер уза. Туган якларын сагынган чаклары да була, үзгәртеп төзү да башлана. «Риза» һәм «каршы» якларны үлчәп, Котдысовлар Башкортстанга кайта. Шулай туры килә, алар Яңавыл белән Калтасы арасында Орловкада нигезләнә.
Шул мәлдән егерме елдан артык вакыт узган. Котдысовлар күптән авылның аерылгысыз өлешенә әверелгән. Авылдашларының хөрмәтен алар тыйнаклылык һәм күңел җылысы белән яулаган. Икенче кызлары Гөлназ һәм уллары Илнур туган, ул 9 сыйныфта укый. Кызлары инде вуз тәмамлап, белгечлеге буенча эшли.
Фельдшер-акушерлык пунктының шәфкать туташы Гүзәл Әнфир кызын Орловкада үз эшенең һөнәрманы буларак беләләр. Аралашырга туры килгән барысы да аны «безнең Гүзәл» ди.
– Безнең йортта кичке шылтыратуларга күнеккәннәр, – ди хуҗабикәнең тынгысыз эше турында сөйләгәндә Котдысовлар. – Еш кына чакыруларга кич яки төнлә чыгып китәргә туры килә, якын-тирәдәге авылларда медицина ярдәменә мохтаҗлар күп. Әгәр кемне дә булса район үзәгенә алып барырга кирәк икән, ире машина кабыза.
Авыл биләмәсе хакимиятендә гаилә башлыгы Сәүбән Орслан улын тыныч, төпле һәм ярдәмчел дип тасвирлыйлар. Ул оста куллы,  һәрвакыт һәм барысына да киңәш, эш белән ярдәмгә килергә әзер. Шәһәрдә «ЯнаулВодоканал» ширкәтендә эшли.
Котдысовларның хуҗалыгы зур. Алар бакча, күп санлы терлек карарга да, зур умарталык тотарга да өлгерә. Күктән йолдыз тотмыйлар, ялкаулашмыйча һәм һәр минутны бәяләүче барысыныкы кебек үк тынгысыз авыл тормышын яраталар.
– Авылда яшәүнең уңай яклары бик күп, – ди Гүзәл Әнфир кызы. - Үзеңне экологик яктан чиста ризык белән тәэмин итү турында гына әйтмим. Авылда шәһәргә караганда кешеләр арасында мөнәсәбәт якынрак һәм җылырак. Монда һава да чистарак, су да тәмлерәк. Шуңа күрә, Орловка күптән үзгә әверелде, дип исәплибез.

Гульчачак Тимершина, корреспондент газеты "Янаульские зори"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей