Чит илдән орлык кертүнең кагыйдәләре бар

Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге РФ территориясенә чит ил орлыкларын кертү кагыйдәләрен искә төшерә
Чәчү өчен кулланыла торган  авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын чит илдән кертүчеләр карантинда тотылырга тиешле продукцияне кертү өчен  мөрәҗәгать итү системасына (РСХН сайтында Аргус-Фито ФГИС модулендә) теркәлергә тиеш. 
Карантинда тотыласы продукцияне бушату һәм орлыкны үстерү урыннары өчен карантин объектлары булуы Россельхознадзор хезмәткәрләре тарафыннан контрольдә тотыла. 
Фитосанитар чаралар үткәргәннән соң, күзәтчелек органы читтән продукцияне кертүдән  баш тарта яки рөхсәт бирү турында Карар кабул итә (тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучының мөрәҗәгатен һәм чит ил дәүләтенең вәкаләтле органы мөрәҗәгатен, шулай ук аларга кушып бирелә торган документларны карау срогы күзәтчелек органында алынганнан соң 30 көннән дә артмый). Чит ил авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын кертүгә рөхсәт алган очракта, алар түбәндәге документлар белән озатылырга тиеш: 
–фитосанитар сертификаты белән;
–сертификатлаштыру буенча аккредитацияләнгән орган тарафыннан бирелгән сорт сыйфатларына ОЕСD (Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы) сертификаты яисә орлык экспортеры иленең милли сертификаты;
– ІЅТА сертификаты (орлыкларның сыйфатын тикшереп тору буенча Халыкара ассоциация сертификаты), орлыкларның чәчү (утырту) сыйфаты яки экспортер илнең милли сертификаты;
Алга таба үз сертификатларына яңадан рәсмиләштерү белән бәйле рәвештә ярашлылык сертификаты (сорт сыйфаты) һәм чәчү (утырту) сыйфатларына туры килү-килмәү сертификаты алырга кирәк була.
Юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр чит ил орлыкларын чәчү урыны һәм датасы турында, чәчү башлануга 5 көн кала ФС номерының саны турында РСХН идарәсенә  хәбәр итәргә тиеш. Теркәлү датасыннан алып биш көн эчендә РСХН карантин чүп үләннәре, авыруларны тикшерү һәм пробалар алу белән зарарлауны контрольдә тота (РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 06.03.2020 ел, № 112 боерыгы). Евразия икътисадый берлеге кысаларында Авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыклары әйләнеше турында килешү нигезендә Әрмәнстан Республикасыннан орлыклар импортында орлыклар сертификаты, Беларусь Республикасыннан импортта орлыкка таныклык, Казахстан Республикасыннан импортта орлыкка Аттестат, Кыргызстан Республикасыннан импортка туры килү сертификаты Русия Федерациясе тарафыннан халыкара килешү дип таныла. 
Илгиз Гатауллин, Россельхознадзор идарәлегенең дәүләт инспекторы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей