ЧИСТАЛЫК КӨНЕ ҮТТЕ
20 марта 2020
Республикада игълан ителгән Эстетика елы районда агымдагы атнаның җомгасында Чисталык көне белән башланып китте. Район үзәгендәге һәм авыл биләмәләрендәге предприятие-оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләре тирә-як территорияләрне кыш көннәрендә җыелган чүп-чардан тазартты, өелгән карларны таратты, ихата, бина алларын себереп-чистартты. Күмәк хезмәт нәтиҗәсендә урамнар чистарып, ямьләнеп калды. Җыелган чүпне чыгару өчен махсус техника бүленде.
Муниципаль район хакимиятендә кабул итегән карарга ярашлы, мондый санитар чистарту-тазарту эшләре һәр атнаның җомга көнендә башкарылачак.