Чәчүлекләр тукландырыла, туфрак эшкәртелә

Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы басуларында да язгы кыр эшләре тулы көчкә бара. Биредә күпъеллык үлән, уҗым ашлыгы басулары минераль ашламалар белән тукландырыла, чәчү өчен туфрак әзерләнелә, дым каплатыла. Хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Гәрәевны без Тайняш юнәлешендәге басуда тап иттек. Биредә “К-700 А” тракторында механизатор Фиргать Кадраев 90 гектарлы басуны дисклый иде. Иктисадый һәм агротехник яктан үзен ярыйсы аклый торган бу алымның әһәмиятлелеге турында аңлатып торуның кирәге юктыр, чөнки җир кешеләре аны яхшы аңлый. Фиргать Ләис улының эшенә дә сүз тидерерлек түгел – эшкәртү тирәнлеге дә тотыла, халыкча әйткәндә, “чөй” дә калдырмый. Уңган механизаторны үзенә беркетелгән куәтле техника янында фоторәсемгә төшереп алдык та, артабан юл тоттык. Хуҗалыкның ашлык саклау келәтләре артындагы 96 гектарлы уҗым бодае басуында да кызу эш кайный иде. Булдыклы ир-егет Ринат Хаматов идарә иткән “ДТ-75” тракторына тагылган чәчкеч агрегатында яхшы кышлап чыккан уҗым басуын аммиак селитрасы белән тукландыруда Вадим Нәбиуллин, Ильяс Хаҗиев, Айдар Бәдретдинов бердәм тырышлык күрсәтә. “МТЗ-80” тракторында Кәрим Нәбиуллин һәм “ЗиЛ-130” автомобилендә Данис Гарипов (рәсемдә) ашламаны берөзлексез ташып өлгертеп тора. –Егетләрнең һәммәсе турында тик яхшы сүзләр генә әйтеп була, – ди Фәнил Фәрит улы. – Барысы да эшләренә җаваплы карый, һәр сәгать-минутны эффектлы файдаланырга тырыша. Баш агроном белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. “Т-150” тракторына тагылган “Радуга-15” агрегатында 120 гектар мәйданда тырмату эшләре башкаручы Владик Әхмәтов, “К-700”гә көйләнгән “Радуга-21” агрегатында шушы эшне 90 гектарда башкарган Рафаэль Рәшитовны да үз эшенең чын осталары, дип атады ул. Күпъеллык үләннәр һәм көзге культураларны карбамид, аммиак селитрасы кебек минераль ашламалар белән тукландыручы Роберт Явишевның тырышлыгын мактап телгә алды, башка эшләрне атап үтте. Бүген ындыр табагында яхшы репродукцияле чәчү орлыгын гербицидлар белән эшкәртү дә тулы куәткә бара икән. Гомумән алганда, быел 1130 гектарда язгы культуралар чәчәргә, 1700 гектарда мал азыгы үстерергә, 200 гектар мәйданда көнбагыш игәргә ниятлиләр икән. Әзерлек эшләре тәмамлану белән басуларга чәчкеч агрегатлар керергә әзер. Ниятләре акланып, көзен мул уңыш алырга насыйп булсын, дип телибез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей