Чәчүгә әзерлек

Кар катламы жыелган саен, район авыл хужалыгы житештерүчеләре язгы кыр эшләренә тотыначак. Беренче чиратта аграрийлар ужым культураларын тукландыруга һәм дым каплатуга керешәчәк.

Хәзер игенчеләр орлыкларны язгы чәчүгә әзерләү буенча эш алып баралар. Л.Фәйзрахманова, Д.Батталов фермер хужалыкларында эш язгы  бөртекле культуралар орлыгын чисталык буенча кондициягә житкерү стадиясендә.

Районның барлык хужалыклары да һава температурасы күтәрелә башлау белән авыруларга , корткычларга каршы фунгицид препаратлар белән агулау һәм туфракта үсешне стимуллаштыру өчен бөртекле культуралар орлыкларын жылыта башладылар.

Ремонт эшләрен тәмамлау һәм ындыр табакларында орлыкларны төяү һәм чистарту өчен техника әзерләү эше актив алып барыла.

Минераль ашламалар кайтару дәвам итә. “ Колос” хужалыгына – 400 тонна, О.Л.Гайфутдинова хужалыгына 300 тонна, “Победа” га – 223 тонна, Б.Д.Габдуллин  һәм “Салават” хужалыгына  егермешәр тонна,  Г.Р.Диярова һәм Г.А.Гильмаутдинов хужалыкларына унбишәр тонна минераль ашлама кайтарылды.

Районның барлык авыл хужалыгы житештерүчеләре чәчү кампаниясен уздыруга аеруча зур жаваплылык белән карый, чөнки уңыш аның сыйфатына бәйле булачак.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей