Чакмагыш районында Сабантуй үтте

Районыбызда авыл хезмәтчәннәренең фидакарь эшчәнлеген данлаган көтеп алынган зур бәйрәм – Сабантуй үтте. Традиция буенча, мәйдан буйлап хезмәт коллективларының парады булды. Авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары парадын хәзер инде берничә ел дәвамында лаеклы рәвештә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хужалыгы предприятиесе” җәмгыяте хезмәткәрләре башлый. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хужалығы хезмәткәре, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов җитәкчелек иткән “Базы” җәмгыяте югары күрсәткечләре белән районның авангарды, шулай ук республиканың, тоташ илнең иң алдынгы хуҗалыкларының берсе булып танылды. Трибуналар алдыннан күп тапкыр Русия һәм республиканың югары бүләкләре белән билгеләнгән хезмәтчәннәр – баш агроном Илфак Шәмсеидинов, механизаторлар Николай Сайдяков, Илфат Гыйльманов, Александр Степанов, Рушан Зарипов, Илнур Яҗудин, терлекче Финал Батыров, сыер саву операторы Илүсә Нуриәхмәтова, бозау караучы Алена Кудряшова, механик Кәүсәр Батыров үтте.

Сабантуй бәйрәмендә хезмәт халкының бик борынгылардан килгән күркәм  гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Бик борынгы бәйрәм булса да, ул шул ук вакытта олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләрне бер мәйданга җыйган бәйрәм дә ул. 
    Язгы чәчүне тәмамлап, сабантуйны үткәрү элек-электән зур вакыйга булып сыналган һәм аны бәйрәм итүгә зерлек эшләре алдан алып барылган. Кыш буена хатын-кызлар бәйрәмгә бүләк әзерләгән: теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. 

Чакмагыш районының Кәшәк авылы янында сабан туеның үзәк мәйданында бәйрәмнең милли бизәге – көрәш башланды. Бик күпләр батырларның көч сынашканнарын карарга җыелган иде. Монда егетләр төрле авырлык категорияләрендә көчләрен сынадылар. Җиңүчеләрне традицион бүләк-көр, матур тәкәләр көтә иде. 

Сабантуй бәйрәменең иң матур күренешләренең берсе – ат чабышлары. Комментаторлар ярышлар башлануын игълан итү белән яше-карты, олысы-кечесе ат чабышлары уздыру урынын биләп алды. Төп ярышларда, гадәттәгечә, юртаклар старт бирде. Чабышчылар ярышы да аеруча киеренке барды.

Халык уеннары мәйданында халык хөрләп торды. Монда “чүлмәк вату” ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу урынына әверелде. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучыларны күзәтеп  тору – үзе бер кызыклы күренеш. Балалар да зур ихласлык белән катнашты, сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар. Капчык сугышы, аркан тартыш, таяк тартыш уеннарында көч сынашсалар, чүлмәк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып, кабып йөгерүдә җитезлек сыналды. Һәм барысын да иң кызыксындырганы – кәкре һәм туры баганага менү булгандыр. Халык тырышлык күрсәткән егетләр өчен җан атып торды. 

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей