Бәйрәм иттек көн буе

“Сабан туе – хезмәт туе, шатлык һәм бәхет  туе, уйнап-көлеп, җырлап-биеп, бәйрәм итик көн буе” – дип җырда җырлана бит. Әйе, мин дә шушы җыр сүзләренә ияреп башладым әле сүземне. Чынлап та, көн буе бәйрәм иттек без, халкыбызның һәр елны сагынып, көтеп ала торган күркәм бәйрәмнәрнең берсе бит ул.
“Зарипов” фермер хуҗалыгында бу туйны бик матур үткәрдек. Июньнең беренче яртысында узган Сабантуйдан аермалы буларак, монысында кояш нурларын кызганмады – кояш та бәйрәмчә елмайды.
Кояш җылысына иркәләнеп бәйрәм башланды. Башта район хакимиятеннән килгән Тимур Әгъзамов крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зарипов Салават Мәгънәви улына намуслы хезмәте өчен район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшыруын җыелган халык зур алкышларга күмде. Аннан соң Салават зур сөенеп туган җирләреннән ерак яшәгәннәр дә кайтканнарны, барлык җыелган халыкны бәйрәм белән кайнар котлады. Сабантуй уеннарын белдерүче – алып баручы Динара Бикузина дәвам итте. Миңа аның марича да, татарча да, рус телендә дә бернинди акцентсыз сүзләрне сөйләп, һәркемгә аңлаешлы итеп алып баруы бик охшады.
Быелгы Сабантуй бүләкләргә бай булды, Сабантуй уеннарында катнашкан, җиңгәннәргә зур бүләкләр тапшырылды. Ваныш авыл биләмәсе дә акча биргән, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Салават та акчасын жәлләмәгән. Шуңа күрә сәхнә дә матур итеп эшләнгән. Артистлар булмаса да бер минутка да җырсыз, биюсез буш булмады. Олысы да кечесе дә чыгып җырлады, биеде. Җырлар, биюләр марича да, татарча да, русча да күп булды. Башкаручылар берсе дә бүләксез калмады.
Музыкаль аппаратураларның төзеклеген элек Олы Шөкшән мәктәбендә укытучы булып эшләгән, хәзерге вакытта Яңавыл районының Байгуҗа авылының урта белем бирү мәктәбендә директор вазифасын башкаручы, әтиләренә кунакка кайткан Сергей Мөхәмәтдинов тәэмин итте.
Сабантуйда юбилярларны котлап, гомер бәйрәмнәрен билгеләүчеләрне дә бүләкләү булды. Мәсәлән, Олы Шөкшән авылыннан Татьяна Каниеваны 60 яшьлек, Елена Сафиуллинаны 65 яшьлек юбилейлары белән котлап бүләкләр тапшырылды.
Борайдан батут алып килгән Марат Ганиевка рәхмәт әйтәсе килә. Балалар батутта күңелле итеп, сикереп уйнадылар.
Сабантуйда һәр елдагыча барлык уеннар да булды. Иң көтеп алганы бил көрәшендә беренче урынны Олы Шөкшән егете Михаил Бәширов (рәсемдә сулда) алды.
Ни кызганыч, хәзер инде колхозлар беткәч, ат асралмагач, ат чабышы булмады.
Сабантуйда Варҗи суы буенда Нина Гарифуллинаның тәмле итеп пешерелгән ашлары белән сыйланучылар да күп булды.
Тагын кабатлыйм, бәйрәм итте халык. Сабантуйлар үтә икән, ата-бабаларыбыздан калган күркәм бәйрәмнәр яши икән, димәк, без әле рухи байлыкны тулысы белән матди байлыкка алыштырып бетермәгәнбез. Авыл яши әле.

Мәүләви ГАЯНОВ, 
Котлыяр авылы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей