БӘЙРӘМ АЛДЫННАН – ЗУР БҮЛӘК

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның тораклы булуга хокукларын тәэмин итү дәүләт ярдәменең комплекслы чараларының аерылгысыз өлеше булып тора. Төрле сәбәпләр аркасында ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын саклау мәсьәләләре муниципаль район хакимиятенең дә аерым игътибарында тотыла. Кече яшьтән үк язмыш сынавына дучар булып, әти-әни назын тоеп үсүдән мәхрүм калган өч яшь якташыбыз шушы төр дәүләт ярдәме белән агымдагы елда торак белән тәэмин ителеп, үз фатирларына ия булды. Республика көне һәм районның 90 еллык юбилее билгеләнгән бәйрәмнәр алдыннан муниципаль район хакимиятендә янә бер шатлыклы чара үтте. Бу көнне Русия Федерациясе Торак кодексы һәм Башкортстан Республикасының 1998 елның 27октябрендәге 188 з санлы “Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләре турында”гы законга ярашлы, яшь райондашыбыз Ирина Фикус кызы Шәйдуллинага тантаналы шартларда фатир ачкычлары тапшырылды. Барлык уңайлыклары булган торакның ачкычларын ия сенә тапшырып, муниципаль район хакимияте башлыгының икъ тисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы яңа фатир иясенә изге теләкләр дә җиткерде. Үз чиратында яшь райондашыбыз да бүгенге көннән үз тораклы булуына шатлануын бел дерде һәм район җитәкчелегенә, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәтле булуын әйтте.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей