БУЛСЫНГА ДИП ҖИҢ СЫЗГАНГАННАР

Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятендә дә язгы басу эшләре көчәйгәннән-көчәя бара. 17 апрельгә мәгълүматлар буенча, биредә 200 гектар мәйдан да күпъеллык үләннәр чәчүлекләрен тырматып, минераль ашлама белән тукландырып чыкканнар, 720 гектарда дым каплатылган, 180 гектар уҗым культуралары астына минераль ашлама кертелгән. Көсәкәй авылының көньяк көн батыш өлешендәге 78 гектарлы басуда Руслан Мәҗитов үзенә беркетелгән “ДТ 75” тракторында дым каплата иде. Аның белән сөйләшеп торганда якындагы буа өстендә кыр үрдәкләре көтүе күренде. Бөтен табигать күркәмләнә барган мәлдә басуда эшләр кайнавы, тракторлар гөрелтесе аерым ямь тудыра. Русланның эшеннән канәгатьлеге йөзенә чыккан: техникасын карап куйганлыктан, тоткарлык юк, сменага дистәләгән гектар мәйданнарны эшкәртергә өлгерә икән. Артабан юл тотып, күпъеллык үлән басуында Мазһар Саматовны тап иттек. Ул да үзенә беркетелгән “ДТ 75” тракторын көйле эшләтә, соңгы 18 гектарлы басуны тырматып бетереп килә иде. –Эшләр яхшы оештырылгач, күңелләр үсеп китә, – ди ул. –Аяз көннең һәр сәгате минуты исәпле, вакытында эшләрне үтәп чыгарга ашыгабыз. Алдыбызга алган бурычларны үтәп чыгарбыз, дип ышанам. Авылга терәлеп үк торган 180 гектарды басуны”Джон Дир” тракторында Равил Йосыпов дискалап бетереп килә иде. Куәтле заман тракторы артыннан да күз иярми, артыннан туфрак күпереп, тигезләнеп кала. Бу көннәрдә юлдашлылар да язгы культуралар чәчүгә керешәчәк. Техникалары яхшылап каралган, ягулык майлау материаллары да, чәчү орлыгы да көне ел туйдырыр мәлдә эшләрне тоткарлыксыз башкарып чыгарлык. Булсынга дип җиң сызганган авыл эшчәннәренә уңышлар гына телисе кала.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей