Бүләктә дә уңайлыклар “бүләге”н кабул итеп алу алдында торалар

Иске Балтач.  13 июль - "Балтач таңнары". Балтач  районында  йорт янына кадәр  түләүсез газ кертү турындагы закон уңышлы тормышка ашырыла.Озакламый Бүләк авылында да газлы булачаклар.

 

Узган елның 1 июнь көнендә Россия Дәүләт Думасы   гражданнар өчен җир   участокларына кадәр  түләүсез газ кертү турындагы закон проектын кабул итте.  Газ торбасы дәүләт  исәбенә  һәр участокка кертелергә тиеш дигән күрсәтмә апрель аенда ил Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган иде

Быел районда йорт янына кадәр   түләүсез газ кертү  программасы буенча  унбер авылны зәңгәр ягулык челтәренә тотыштыру планлаштырылган.  Аларның алтысында инде йортларга кадәр табраүткәргеч илтеп җиткерелгән.

Районда газлаштырылмаган авыллар бар әле. Авылга түбән басымдагы газүткәргеч илтеп җиткерелгән кайбер  авылларда  да зәңгәр ягулыктан файдалану мөмкинлеге булмаган йортлар бихисап.  Кемдер финанс мөмкинлекләре булаганлыктан йортын газлаштыра алмаса, авылларда кайчандыр газлаштырылганнан соң барлыкка килгән микрорайоннар да бар.  Мәсәлән, Туктай авылына 1998 елда газ илтеп җиткерелгән булган.  Ә менә авылда соңрак җиткерелгән бер йортны челтәргә тоташтыру өчен югарыда билгеләнгән програвммага ярашлы, 130 метр озынлыкта торбауткәргеч сузарга туры килгән. Тагын да Имән, Иске Тимкә, Каргалы, Түбән Иванай, Югары Кансөяр, Бүләк авылларында  әлегә кадәр газ челтәренә тотвштырылмаган йортларга кадәр бушлай торбауткәргеч салу эшләре башкарылды. Әле Иске Баплтачның төньяк микрорайонында эшләр бара.    

Бу үзенә күрә катлаулы  процесс  Подрядчы оешма газүткәргеч салганнан соң “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Бөре филиалы белгечләре  эшне кабул итә. Башкарма документация әзер булгач кына  урам газүткәргечен магистральгә тоташтыралар. Аннары гына авылда яшәүчеләрдән газ челтәренә тоташуга заявкалар кабул ителә.  Моның өчен гражданнар  “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Балтач комплекслы хезмәтенең “Бердәм тәрәзә”сенә мөрәҗәгать итә.

Челтәргә тоташу өчен 352 йорттан заявка бирелгән булса, йөздән артык йортка кадәр торбаүткәргеч илтеп җиткерелгән инде.   

Төпкелдәге Бүләк авылына да газ   илтеп җиткерелде, ниһаять. Биредә газ бүлү пунктын 2000 еллар башында ук урнаштырган булганнар. Авылда күп йортлар бушап калуын нәкъ менә шул уңайлыклар булмавында күрәләр.

Бүләк авылында Зәлия һәм Әхмәровлар  өйләре газ челтәренә тоташуын түземсезлек белән көтәләр. Сиксән биш яшьлек әниләре Рафига апа да алар белән яши.   

―Уфадан күченеп, авылга кайттык. Әниебезне тәрбияләргә кирәк. Авылга кайтканыма үкенмим. Инде җиде ел пенсиядәмен.  Яшим дисәң, җанга рәхәт шартлар монда. Газ да булса, калганын барысын да үзең булдыра алырлык,―ди гаилә башлыгы,  йортларнына кадәр газүткәргеч китерелеп җиткерелүенә сөенеп.

Өйләрен зурайтып, янкорма да төзеп куйганнар. Әлегә кадәр өйләрен электр казаны ярдәмендә җылытканнар. Авылда ут сүнеп, өзеклекләр еш булгалаган. Өйләрен электр ягулыгы ярдәмендә җылыту аена 1700-1800 сумга төшкән.  Газ казанын урнаштырганнар инде. Хәзер урамнан  өй эченә кадәр генә монтаж үткәрәсе калган.   

― Пенсиягә кадәр  тимер юл хуҗалыгында  тепловоз машинисты сыйфатында эшләдем.Кропачево станциясенә йөк ташыдык.  Уфаның Черниковка станөиясендә маневр тепловозында да эшләргә туры килде. Хезмәт дәверендә кыенлыкларны күп күрдек. Гомер көзендә рәхәт яшисебез килә. Ил җитәкчелеге  йортларга кадәр бушлай газ китереп җиткерү программасын булдырып бик тә дөрес эшләде. Авыллар тормышын сүрелдермәс өчен анда яшәүчеләр өчен уңайлыклар булдыру кирәк,―ди Ким Әхмәров, ил Президенты максатларын хуплап.

 Бу эш газ электән китҗереп җиткерелгән авылларда башкарыла. Хәер, районда  зәңгәр ягулык көткән авыллар болар гына түгел әле.  

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей