БУЛДЫКЛЫЛАРГА ЭШ КАРЫШМЫЙ

“Аккош” крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илдар Альберт улы Хәмидуллинның үтә  мәшәкатьле, зур  хезмәт таләп итә  торган  кошчылык  белән шөгыльләнә  башлавына дистә  елдан  артык  инде. райондашлар  һәм тирә-як төбәкләр халкын  яхшы нәселле каз  һәм үрдәк бәбкәләре, шулай ук  үстереп, сугымга әлеге кошлар  белән тәэмин  итүче  ир-узаманын хәзер  күпләр яхшы белә.
Рәсмәкәй авылы янәшәсендә  кайчандыр  сугымга мал  хәзерләү конторасы урнашкан  биналарга яңа сулыш өреп, биредә эшчәнлек җәелдергән мәлдән башлап аның ныклы таянычына әверелгән хезмәткәрләр белән уртак  максат  билгеләп тырышулары бушка китмәгән – биредә  җитештерүне елдан-ел  арттыра баруга ирешәләр. Калмаш елгасы буендагы яшел  тугайда сигез  меңнән артык  казлар  үсә  бүген.
Биредә  асралган  кошларга һәм хезмәткәрләргә  яхшы шартлар  тудыру максатында күләмле ремонт-төзекләндерү  эшләре башкарылган. Каралтыларны  җылыту, кошларны тукландыру һәм даими  су белән тәэмин  итеп  тору җәһәтендә  тотынылган  акча  янына дәүләт тарафыннан  2016  елда “Гаилә  терлекчелек фермаларын  үстерү” максатлы программасы нигезендә  күрсәтелгән 7 миллион  885 мең  сумлык  грант  ярдәме  дә бик яхшы этәргеч булган.
Бүлек управляющие Салават  Фәнил  улы Кашаев белән берлектә каралтылар  буйлап  үттек. Казларга яхшы шартлар  тудыруда техник-операторлар  Айрат  Вәлиуллин, Рузил  Шәмсетдинов, катнашазык  хәзерләү механигы Филүс  Арсланов, кош  караучылар  Наил  Исламов белән Эльза Жураеваны, продукцияне кулланучыларга җиткерү белгече  Владимир  Белостоцевны мактап  телгә  алды ул. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей