Булдыклылар барда авыл яшәячәк

Чираттагы инвестсәгатьтә муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков киләчәктә крестьян-фермер хуҗалыклары булган авылларга игътибарның кимемәвен, мондый авылларга асфальт юллар салыну планлаштырылганын әйтте. Хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов үткән елда гына да ике дистәләп кешенең “Агростартап” программасында катнашуын, 2020 елда да бу программаның эшләвен белдерде.

Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә үткән инвестсәгатькә кимендә дистәләп кеше килеп үзләренең уй, фикерләре, киләчәккә планнары белән уртаклаша. Мәсәлән, Кушманактан Рөстәм Галиев, Дүсмәттән Айрат Садретдинов белән Фаил Хәертдинов, Иске Тукраннан Илвир Хәмәтнуров сөт һәм ит җитештерүдә, Борайдан Рөстәм Мөгаллимов ябык грунтта агач үсентеләре үстерүдә, Кодаштан Булат Логманов умартачылыкта, Кызыл Октябрь авылында Марат Шәмсияров, Сарсазда Ринат Насыйбуллин башкорт токымлы атлар үрчетүдә эшләргә, Байшадыдан Рафыйк Солтангәрәев дару үләннәре җыеп киптерү, аларны фасовкаларга тели. Боларны тормышка ашыруда алар хөкүмәт ярдәменә мохтаҗ. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей