Бүгенге тормышына канәгать ул

Олы яшьтә булуына карамастан, йөзенең матурлыгын, сөйкемлелеген югалтмаган, ягымлылыклары белән тирә-яктагыларны үзенә җәлеп иткән кешеләр була. Чишмә-Борай авылында яшәүче Минһәҗева Хафаса Габдрәхим кызы да нәкъ шундыйларның берсе.
Ул Майсорур һәм Габдрәхим  Ибраһимовларның тугыз балалы гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Аның балачагы авыр елларга туры килә – өскә кияргә кием, ашарга ризык булмый. Ләкин Хафаса, Сания апасы, абыйсы һәм бер-берсенең киемен киеп, бер-берсенә ярдәмләшеп үсәләр. Сугыш башлану белән әтиләре тәүгеләрдән булып фронтка китә.
–Әниебез итәк тулы бала белән торып калды. Ләкин ул көчле рухлы, бик үткер һәм уңган хатын иде, бер эштән дә куркып тормады. Безне ач-ялангач итмәс өчен көне-төне тырышып эшләде. Көндез фермада сыер сауса, төнгелеккә ат каравылларга китә иде. Кечкенә чагымда әнигә ияреп урман-кырларга барып, кузгалак, үлән, җиләк җыеп кайтканымны әле булса хәтерлим. Ач булса да, соңгы өлешен безгә – балаларына бүлеп бирә иде. Яланаяк йөреп, черек бәрәңге, алабута һәм кычыткан ашап үстек без. Сугыш бетеп, әтиегез кайтыр, тыныч тормыш башланыр, туйганчы ашарбыз, дип әни безне тынычландыра иде. Еллар авыр булуга карамастан, әни төшенкелеккә бирелмәде, беребезне дә балалар йортына тапшырмады, балаларын исән-имин карап үстерде, –ди ул, сүзен дәвам итеп. Ниһаять, сугыш тәмамлана, фронтка киткән ир-егетләр: кемнеңдер әтиләре, абый-апалары, туганнары кайта башлый. Әтиләре Габдрәхим туган ягына   әйләнеп кайта. Яше 13кә җиткәч, Сания апасына плугар булып эшкә урнаша Хафаса. Апасы тракторга таныклык алып, җир сөрә. Аннары инде сарык фермасына эшкә урнаша. Биредә берничә ел сарык карагач, сыер саварга күчә. Көненә өч тапкыр болынга җәяү йөреп, сыер савуларын ул бүгенгедәй хәтерли. Бар гомерен колхозга багышлый ул.
Булачак тормыш иптәше Борис белән Хафаса мәктәптә укыганда таныша.  Алар икесе бер мәктәпкә укып, бергә уйнап үсәләр.   Армия сафыннан кайткач, ул күзе төшкән дус кызы Хафасага кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Алар бергәләп ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Тормыш иптәше Борис белән карап туймаслык пар, икесе дә җәмәгать эшенә бирелгән, бер-берсен сөеп туймас яр була алар. Гаилә башлыгы  башта  Чишмә-Борай авылында ферма мөдире, соңыннан мал табибы булып эшли.  41 ел бергә матур тормышта яшәгәч, кинәт кенә мәңгелек йортка күчә ире. Авыр хәсрәтен Хафаса эше белән онытырга тырыша. Ул чакларда колхозда савучы булып эшләгән була.  
– Кадерлебезнең  куанычлы еллары күп булсын.  Әниле кеше һәрвакыт бала булып кала. Әнием янында мин үземнең бәхетле балачагыма кайткандай булам. Шушы бәхеттән Ходай бик озак еллар аермасын иде. Әниебезнең әйләнә-тирәдәгеләрне яратып, алар өчен борчылып яшәгәнен күреп үстек. Бик күп яшьләргә тормышта дөрес юл сайларга булышып кына калмады, сәнгатькә дә мәхәббәт тәрбияләде, – ди кызы Лиза апа. 
Көчле ихтыярлы, алдына куйган максатларына ирешеп яшәүче Хафаса әби яшәү рәвеше белән бик күпләргә үрнәк. Авыл клубының «Чишмә» ансабленең әгъзасы да ул. Олы яшьтә булуына карамастан, тормыштан ямь табып, кичләрен кул эшләре белән үткәреп яши. Күпләп кош-корт та асрый, сыер малын бетерүенә дә әле ике генә ел булган. 
 – Илдә нинди үзгәрешләр булды, барысын да күрдек. Ни генә булса да, тормышымнан канәгатьмен! Шөкер, бүген оҗмахта яшибез. Яшәгән саен яшисе килә! – ди Хафаса әби. Ул бүгенге тормышыннан бик канәгать – балаларының игътибарын, онык-оныкаларының хөрмәтен тоеп яши. Урыны түрдә,  әле бер, әле икенче баласына барып кунак була, барлык балаларына, онык-оныкалары һәм туруннарына да изге теләкләрен теләп, дога укып утыра.
Олы җанлы бу кешенең йөрәк җылысы балаларына, онык-оныкаларына җитәрлек әле, Ходай исәнлектән генә аермасын.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей