Бу батырлык, бу исемнәр онытылырга тиеш түгел

Быел илебез халкы 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итә.   Безнең Борай районының  да бу Жиңүгә керткән өлеше зур.  Сугышның беренче көннәрендә үк илне сакларга  бер меңнән артык яугир китә. Ә барысы  фронтка 13 меңнән артык сугышчы киткән. Шуларның 7 меңнән артыгы сугыш яланнарында ятып калган, я хәбәрсез югалган, 6 меңнән артыгы гына исән кайта алган. 
Борайлылар барлык фронтларда да дошманга каршы сугышканнар: Мәскәү, Ленинград, Сталинград, Украинаны, Белоруссияне, Прибалтика, Кавказны, Көнчыгыш Европа илләрен азат итүдә, Берлинны алуда  һәм Япон милитаристларын да тар-мар итүдә катнашканнар. Аларның күбесе орден-медальләр белән бүләкләнгәннәр, ә өчесе  – Сәхип Майский, Әхмәт Закиров, Таҗетдин Гыйләҗетдинов Советлар Союзы Герое исеменә, берсе  – Иван (Оршат) Кашапов Дан Ордены тулы кавалеры исеменә лаек булганнар. 
Геройларның исемнәре  район үзәгендәге  Геройлар Аллеясына мәңгеләштерелеп куелды. Анда геройларның барельефлары һәм алар турында белешмәләр бар. Аллея Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ачылган иде.
Борай районыннан киткән сугышчылар арасында көчләрен, тормышларын кызганмаган батырлар бик күп. Аларның барысын да бүген санап чыгып та булмас. Шулай да кайберләрен искә төшереп китмичә булмыйдыр. Шулар арасында  батальон командиры подполковник Имамөхәмәт  Дүсмәтов. Сугыштагы батырлыклары өчен ул ике тапкыр Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнгән.   112 санлы Башкорт кавалерия девизиясендә хезмәт иткән, ике Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары кавалеры  Мулланур  Шәйнуров. Ике Дан Ордены кавалеры, Кызыл Йолдыз ордены, күп медальләр белән бүләкләнгән Хаккый  Рәхимов.  Сугышны башыннан азагыга кадәр үткән,  күп орден-медальләр белән бүләкләнгән Гариф  Ильясов, Рафаэль   Искәндәров. Сугышчан вазыйфаларын үтәгәндә hәлак булган  бертуган врачлар Наҗия һәм  Зәки Кильметовлар һәм башкалар.
Ирләр белән беррәттән туган илне саклауда хатын-кызлар да катнаштылар. Безнең Борай районынан 77 кыз, күбесенчә үз теләкләре белән, сугышка китә, аларның тугызы кире әйләнеп кайта алмый. Шулар арасында халык жырчысы Фәридә Кудашеваның туганы Хөршидә Кудашева да була. Ул сугыш алдыннан Борай районында укытучы булып эшли.
Кызганычка каршы, сугышта катнашучы ветераннар саны елдан-ел кими. Бүгенге көнгә районда  аларның нибары җидесе генә исән. Менә алар:   Әхтәриев Заһит Рәхимьян улы – Кузбай авылы, Ерак Көнчыгыш фронтында япон милитаристларына каршы сугышкан.Күрсәткән батырлыклары өчен 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, күп медальләр белән бүләкләнгән; Нәҗметдинов Фәрхетдин Гарәфи улы – Иске Бикмәт авылы, Ерак Көнчыгыш фронтында сугышкан, “Японияне  җиңгән өчен”  һәм башка медальләр  белән бүләкләнгән; Сафиуллин Миңнерәшит Шаислам улы – Бәйсәкә авылы, Ерак Көнчыгыш фронтында сугышкан, 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; Фәмиев Муллаян Фәми улы – Иске Бикмәт авылы, 3нче Украина фронтында сугышкан, 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Жуков”  һәм башка медальләр белән бүләкләнгән; Шакиров Шәмсетдин Шәйхетдин улы – Касияр авылы, 3нче Украина фронтында сугышкан, 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Венаны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән; Хафизов  Нурихан Тимерхан улы – Чалкак авылы, Ерак Көнчыгыш фронтында сугышкан, “Японияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән; Шәмсетдинов Суфияр Ямалтдин улы – Яңа Бикмәт авылы (бүгенге көндә Нефтекама шәһәрендә балаларында тора), 2нче Украина фронтында сугышкан, 1нче һәм 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.
Илебез кичергән бу авыр көннәрдә фронт белән тыл бербөтен булып яшәде. Миллионлаган совет кешеләре кебек, безнең район халкының да тылдагы тиңдәшсез хезмәте, фронтны кирәк-ярак белән өзлексез тәэмин итеп торуга керткән өлеше ифрат зур булды. Авылдагы барлык эшләр тулысы белән хатын-кызлар, сугышка алынмаган картлар, үсмерләр җилкәсенә төште. Дистәләгән хатын-кызлар сугышка киткән ирләрне алыштырып, тракторларга, комбайннарга утырганнар, 40лап  хатын-кыз авыл Советлары, колхоз рәисләре булып эшләгәннәр,  бригадаларны тулысы белән диярлек хатын-кызлар җитәкләгән. Әле сугышка кадәр  үк Борай МТСы кырында механизаторлар курсларын тәмамлаган хатын-кызлардан трактористлар бригадасы оештырыла. Бригаданы ул вакытта СССР Югары Советы депутаты булган  Рәйхана Мөслимова җитәкли. Трактористкалар –  апалы-сеңелле  Хөннә hәм Рабига Шабановалар, Асия Баляева, Минсафа Әкрамова hәм башкалар сугыш чорында зур хезмәт батырлыклары курсәтәләр, икешәр, өчәр норма үтиләр. Ул вакытларда халык ачлы-туклы булса да, фронт өчен, җиңү өчен бөтен көчләрен биреп, көнен төнгә ялгап эшли. Бу чорда күрсәткән хезмәт батырлыклары өчен Борай районыннан гына да 5 меңгә якын хезмәткәр СССРның орден-медальләре белән  бүләкләнәләр.
Район хакимияте,   авыл хакимиятләре, ветераннар советлары  сугыш яланнарында ятып калган, яки кайтып үлгән фронтовикларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен барысын да эшләргә тырыша. Урыннарда аларның исемнәре язылган тактаташлар, стелалар яңартыла, тәртипкә китерелә, музейларда аларга багышланган материаллар туплана һәм башкалар. Бигрәк тә бу эш Җиңү көне, башка бәйрәмнәр алдыннан  зур күтәрелеш ала. Бөек Җиңүгә 77 ел үтсә дә, кызганычка каршы, дөньяда ныклы тынычлык урнашып бетмәгән әле. Планетабызның теге яки бу почмагында локаль  сугышлар  булып тора. Бигрәк тә бүгенге көнне Украинада барган хәлләр борчый.  Бу җәһәттән  яшьләр арасында хәрби-патриотик темаларга сугыш hәм хезмәт ветераннары, әфган, чечен һәм башка локаль сугышларда булган хәрбиләр, запастагы офицерлар катнашлыгында төрле әңгәмәләр, викториналар, диспутлар һәм башка чараларны көчәйтергә кирәк.

Фирдус Садретдинов,

район ветераннар советы рәисе.
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей