Бөтен көчне азык хәзерләүгә

Календарьдә июль – яшел урак чоры. Бу көннәрдә авыл эшчәннәре өчен кышкылыкка мал азыгы хәзерләүдән дә мөһим бурыч юк. Мул үләнле тугайларда, бер һәм күпьеллыҡ үләннәр басуларында комбайннар гүләве тынмый.
Әмма елның коры килүе күпләрне борчый, икътисатка да сизелерлек йогынты ясаячагын чамалау кыен түгел. Әйтик, кыш чыгарлык мал азыгың булмаса, аны эзләп тапканчы, сыерыңа алып кайтып ашатканчы кесәң шактый юкарачагын көт тә тор. Шуңа күрә район аграрийлары мал азыгын күбрәк туплау өчен бар көчләрен салып, сенаж чокырына тойиләр.
“Колос” авыл хуҗалыгы эшчәннәре азык ихаталарын печән белән тутыру өчен һәр аяз көнне файдаланырга тырыша. Хуҗалыкта бу мизгелгә ел саен зур игътибар бүленә. Шунлыктан, монда тәүгеләрдән булып, яшел уракка төштеләр. Монда азык сыйфатының, шулай ук малларның продуктлылыгы турыдан-туры мал азыгын уңайлы вакытта туплауга бәйле булуын яхшы аңлыйлар. 
–Үткән ел белән чагыштырганда үлән катламы, әлбәттә, бераз кайтыш. Җәй башындагы корылык моңа йогынты ясады. Үлән  бик сыек, чапканы тиз кибә, шуңа күрә сенажны кайтарганда йөк машиналарының бортыннан коелып барырлык итеп төямибез, әлеге һава шартларында басу буйлап масса җыйганда да  кибә, – диде “Колос” хуҗалыгы водителе Фәдис Гыйләҗев.
Тугайларда эш кайный:  яшел масса җыела һәм йөк машиналарына төялә. Юлларда тузан болытлары күтәреп, бер-бер артлы йөк машиналары ферма эргәсендәге сенаж чокырына ташый.
Мал азыгы хәзерләүдә тәҗрибәле звено эшли. Механизатор Илдар Гаффанов мал азыгы хәзерләү комбайнында турыга урып, турап, йөк машиналарына төйи. Ә водительләр Марсель Арунов, Фәдис Гыйләҗев азык ихатасына ташый.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей