Борынгы йолаларны яңартып

Соңгы вакытта халкыбызның инде онытыла башлаган йола һәм тормыш-көнкүреш бәйрәмнәре яңадан матур гадәткә әйләнә башлады. "Карга боткасы", "Кәккүк чәе", "Бәби туе", "Сөмбелә", "Нардуган", "Нәүрүз", "Каз өмәсе" һәм башка бәйрәмнәр авылларда зурлап үткәрелә. Күптән түгел шундый халык йолаларының берсе –  Каурый өмәсе Чишмә-Каран авылында оештырылды.

Яңа Каръяуды мәдәният йорты мөдире, китапханәче Римма Гайнанованың нибары 20 кеше яшәгән авылда үткән әлеге чара турындагы тулы язмасын  “Игенче” гәзитендә укырга мөмкин.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей