Богдан авыл биләмәсендә чистарту өмәсе үтте

Богдан авыл биләмәсе территориясендә чистарту, тазарту өмәсе үтте.

 

Кар тарату, агач кәүсәләренең корыган ботакларын кисү, юл буйларыннан чүп-чар җыю, җир өстенә түшәлгән коры яфрак калдыкларын тырмату... Язын яш җитәрлек авыл җирендә яшәүчеләргә.

Өмәчеләр артыннан авыл урамнары, сулыклар буе чистарып, балкып калды.

—Без яшәгән җир чиста, матур, төзек, караулы булырга тиеш. Өмәләр алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк, — ди Богдан авыл биләмәсе башлыгы Лениза Рамазанова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей