Бәлештән һәркемгә тия өлеш

Мата авыл мәдәният йортында Русия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган  “Бәлеш” бәйрәме  үтте. 

Бәлеш - халкыбызның иң кадерле кунакларга, бәйрәм табынына гына пешерә торган затлы ризыгы. Хәер, уңган хуҗабикәләр хәзер аны гадәти көннәрдә дә пешереп, гаиләсен сыйлый.

Катнашучылар зур һәм вак бәлешләр әзерләп, аларны матур итеп бизәп пешереп алып килгәннәр. Алар һәрберсе үзе әзерләп алып килгән бәлеш турында аңлатма биреп, үзенең пешерү серләре белән уртаклашты.

Халык жырлары белән үрелеп барган милли уеннар тамашачыларның күңеленә ятты. Шундый күркәм бәйрәм табын артында, телеңне йотарлык тәмле бәлешләрдән авыз итеп, бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

Өстәлләребездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда яшәү ямьле була. Милли азыкларның үзенчәлеге, гореф-гадәтләребезгә ихтирам,  аш-су әзерләү серләре белән бүлешү һәм  аралашу максатыннан үткәрелде бу бәйрәм чарасы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей