Бик-Карамалы авылында бик ямьле!

Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, Бик-Карамалы авыл клубы рекон­струкциядән соң былтыр янә ишекләрен ачкан. Ремонт берничә этапта узган. Ул 2019 елда – “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы, ә үткән елда “Бердәм Русия” партия­сенең “Эшлекле гамәлләр“ программасы кысаларында финансланган. Шулай ук шактый чыгымны урындагы бюджет күтәргән. Клубның түбәсен ремонтлаганнар, фасадын, як­тырту системасын тәртипкә китер­гәннәр. “Хәзер ул чын мәгънә­сендәге күпфункцияле авыл клубына әверел­де”, – ди Илгиз Фәнил улы. Бу хакта тиеш­ле таныклык та алынган. Биредә китапханә, 50 урынлы зал бар. Җи­һазлар кайтартылган, бильярд һәм теннис өстәлләре, берничә тренажер куелган. Авыл халкы, кечесеннән алып олысына кадәр, буш вакытын биредә күңелле һәм файдалы итеп үткәрә ала.
Дәүләкән районы хакимиятенең мәдәният идарәсе җитәкчесе Рәфис Әхмәт­рәхимов исә соңгы елларда тармакка сизелерлек ярдәм булуын ассызыклады. “Бердәм Русия” партия­сенең “Кече ватан мәдәнияте” программасы буенча һәм үзфинанс­лаудан 5 миллион сум акча бүленеп, өр-яңа милли сәхнә костюмнары булдырылган, матди база ныгытылган, уен кораллары, башка кирәкле җиһазлар сатып алынган. “Мәдәният” гомум­дәүләт проекты кысаларында ике кинозал ачылган.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең Дәүләкән районындагы бүлеге җитәкчесе, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рафаил Әхмәтҗанов әйтүенчә, районда татар мәдәниятенә игътибар зур. Татар авылларындагы мәдәният йортларында, мәктәпләрдә Башкортстанда татар телендә нәшер ителгән гәзит-журналларны теләп алдыралар, яратып укыйлар.

Клуб өр-яңа кебек

Бик-Карамалы авылына килгәч, без район җитәкчеләренең хак сүз сөйләвенә инандык. Чыннан да, авыл клубының ремонты бик яхшы һәм заманча. “Май чүлмәге тышыннан билгеле”, дигәндәй, барысы да яңар­тылган: түбә, ишек-тәрәзәләр алыштырылган, диварларга сыйфатлы штукатурка ясалган. Бик-Карамалы авыл биләмәсе башлыгы Өлфәт Локманов әйтүенчә, бина 1968 елда төзелгән булган. “Клубны үзгәртеп кору мөмкинлеге турындагы тәкъдимне бишкуллап кабул иттек. Әмма район хакимияте ярдәмгә килмәсә, документлар тутыру, гариза бирү кебек мәшәкатьләрне үзебез генә ерып чыга алмас идек”, – ди ул.
Бик-Карамалы клубы болдырында безне чәк-чәк күтәреп, гармуннар уйнап, җыр белән каршы алдылар. “Сизәсезме, халык җанлы аралашуга шулкадәр сусаган?! – ди Виктория Шәвәлиева. Виктория Дамир кызы – Дәүләкән районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәк­чесе, бу очрашуны оештыруга ул күп көч салды.
– Матбугат әһелләре безгә ешрак килсә, шат булыр идек. Районыбызда республикага күрсәтерлек, уртаклашырлык яңалыклар да, казанышлар да күп”.
...Әйе, ковид пандемиясе безне күп нәрсәләргә яңача карарга, җанлы очрашуларның кадерен белергә өйрәтте. Шул исәптән, күрешүләр, сәяхәтләр чикләнгән чорда матбугат чаралары авылларга, бигрәк тә Интернет белән таныш булмаган өлкән буынга мәгълүмат, аң-белем, мәдәни тәрбия чыганагы буларак хезмәт итте.
Бик-Карамалы клубының эче дә зәвык белән бизәлгән, җылы, якты. Микрофоннар, тавыш җиһазлары да өр-яңа. Китапханәдә китаплар шактый күренә, тематик стендлар бар. Әйткән­дәй, безнең басмаларга багышланган күргәзмә дә ясап өлгерткәннәр.

Милли киемнәр күз явын ала

Очрашуда Дәүләкән районының берьюлы өч ансамбле чыгышын күрүне, дөресен әйткәндә, көтмәгән дә идек. Оештыру эшләрен, юл мәшәкатьләрен исәпкә алганда, ансат эш түгел. Әмма район Мәдәният сараеның “Акчарлак” (җитәкчесе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Садыйкова), Бик-Карамалының “Рәйхан” (җитәкчесе – Минифан Сәхәбетдинов) һәм Ташлы Шәрип авылыннан “Ак калфак” (җитәкчесе – Розалия Романко) вокаль ансамбльләре әгъзаларының күтә­ренке кәефе аңлашыла: алар кигән милли киемнәр күз явын алырлык. Ансамбльләр башкарган халык җырлары да сөендерде: тапталмаган, сирәгрәк яңгыраган үрнәкләр сайлаганнар; кат-кат репетиция ясаулары, бер-берсен күз карашыннан аңлау­лары да күренеп тора.
Район Мәдәният сарае директоры Юлиза Шәфиева Дәүләкән районында үзешчән сәнгать коллективларына игътибар зур булуын әйтте. “Ансамбль­ләргә кешеләр теләп, дәртләнеп йөри, бу, бер яктан, аларга аралашу, үз өстендә эшләү мөмкинлеген бирсә, икенче яктан, тамашачы үз якташ­ларының сәхнәдән чыгыш ясавын аеруча яратып кабул итә. Район Мәдәният сараеның филиалы булган Бик-Кармалы клубының төп юнә­лешләренә татар халык гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен саклау, үстерү эше керә”, – диде Юлиза Раил кызы.

Күлмәкләрне үзләре теккән

Очрашуга татар милли киемнәрен теккән останы да чакырганнар иде. Ул Дәүләкән шәһәренең “Камелия” ательесы җитәкчесе Лиана Гарифуллина икән. 1980 елда Ташлытамак авылында туган, Уфада дүрт ел конструктор-модельер белгечлегенә укыган. Дәүләкән Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү комбинатында закройщик булып эш башлаган. Ә инде 2012 елда үз предприятиесен оештырган.
“Заказлар булып тора, мәсәлән, пандемия башлангач, Дәүләкәндә иң беренче булып битлекләр тегә башладык, – ди ул. – Район хакимиятенә рәхмәтлемен, алардан да заказлар килеп тора. Милли киемнәр тегәргә тәкъдим иткәч, бик шатланып кабул иттем, шул ук вакытта җаваплылык та зур иде. Интернеттан, махсус китаплардан мәгълүмат җыйдым, чигү үрнәкләрен сайладым. Ансамбль әгъзаларының теләкләре исәпкә алынды. Алар, киемнәр иркен булсын, дигән теләк белдерде. Чөнки кыш көннәрендә урамда да чыгыш ясарга туры килә, эчтән җылырак киенергә кирәк була. Калфакларның чәчтән шуып төшмәве дә мөһим иде. Кемдер, итәк аяк киеме күренмәслек озын булсын, дисә, кемдер, кыскарак булсын, диде. Уртак фикергә килергә тырыштык. Ташлы Шәрип ансамбленә – фирүзә төсле 8 костюм, Бик-Карамалы авылыныкына зәңгәр төсле 7 костюм комплекты тектек”.
Лиана Марат кызы үзен бу бәйрәмгә чакырганнары өчен бик рәхмәтле булуын белдерде. “Киемнәрне тегү – бер хәл, ә аларны сәхнәдән күрү – бөтенләй икенче”, – диде ул.

Кунаклар да сынатмады

Очрашуда “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Дилбәр Булатова “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар”, “Әллүки” журналлары, аларга язылу турында сөйләп үтте.
Әтисенең нәсел тамырлары Дәүләкән районыннан булган җырчы-композитор, рәссам Флера Шәрипова тамашачыларга моңлы җырларын бүләк иттте. “Дәүләкәндәге танышларыма ел да кайтып йөрим. Бу якларны бик яратам, – ди Флера ханым. – Нәсел авазын, туган туфрак көчен берни белән дә алмаштыру мөмкин түгел”.
“Шәрык” радиосы алып баручысы Зәлия Ахунованың чыгышыннан соң исә күпләрнең керфек очына яшь эленде. Ана һәм бала турындагы нәсер, Флера Шәрипованың шигыре – боларны Зәлия ханым югары сәнгатьчә дәрәҗәдә башкарып, тамашачыга чын мәгънәсендә эстетик ләззәт миз­гелләре бүләк итте.

Әдәби мохит кайнап тора!

Узган гасырның 80нче еллары башында Дәүләкән үзәк китапханәсе каршында “Толпар” шигърият яратучылар клубы оеша. Ә 1996 елда шәһәрдә атаклы язучы, РСФСРның М. Горький исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, С. Юлаев һәм Г. Сәләм исемендәге республика премияләре лауреаты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхияр Хәкимов өчен әдәбият йорты төзелә, аны ачуда республика Язучылар берлеге әгъза­ларының зур делегациясе катнаша. Нәкъ менә алар “Толпар” клубын “Дим” әдәби берләшмәсенә үзгәртергә тәкъдим итә. Берләшмә инде 25 елдан артык эшләп килә. Әдәбият сөючеләр иҗат иткән әсәрләр “Асылыкүл” (башкортчасы – “Балкантау”) район гәзитендә дөнья күрә, шулай ук алар үзнәшер җыентык бастырып чыгарган, анда урыс, башкорт һәм татар телләрендәге язмалар дөнья күргән.
Очрашуда Наҗия Мәгъсүмова һәм Клара Әгъзәмова үзләренең шигырь­ләрен укып ишеттерде, “Ана телем, туган телем, йөрәгемнең түрендә!” – дип, туган тел, милләт язмышы өчен ихлас борчылуларын белдерде. Наҗия ханым хикәяләр дә яза икән, аларны тиздән “Тулпар” журналы сайтында укырга мөмкин булачак. Гомере буе урыс теле укытучысы булып эшләгән Мөнирә Рәхимова үзенең архивында сакланган гәзит-журналларны алып килгән. “Кызыл таң” битләрендә дөнья күргән Кәрим Хәкимов, Фәридә Кудашева, Илфак Смаков, Халит Фатыйхов турындагы мәкаләләрне, “Тулпар”да Фәдис Ганиев, Ришат Төхвәтуллин һәм башка сәхнә йолдызлары турындагы очеркларны яратып укыган ул.
Әйткәндәй, Бик-Карамалы – тарих фәннәре докторы Фаил Сафинның туган авылы. Ул үзенең бер әңгәмәсендә мәктәптә укыганда телләргә, әдәбиятка игътибар зур булуын, күп итеп шигырьләр ятлауларын, китапханәнең гөрләп эшләвен телгә ала. Ягъни әдәбият, мәдәният, белем орлыклары беркайчан да юкка чыкмый, алар кайчан да булса бер шытып, чәчәк ата, татлы җимешләрен бирә. Бик Карамалыда исә әдәбиятның да, мәдәниятнең дә кадерен беләләр, дигән тойгы калды бездә.

Шифа – табигатьнең үзендә

Дәүләкән районы Башкортстандагы иң зур күл – Асылыкүл белән дан тота. Флера Шәрипова үзенең картәнисенең бу күлне тирә-як халыкның элек “Асалыкүл” дип йөртүләре турында сөйләвен әйтте. Бу сүз исә “Аҗдаһалы күл” дигәнне аңлаткан, имеш. Ничек кенә булмасын, гүзәл күле, шулай ук серле Балкан тавы булган төбәкнең үз табиблары да бар. Рамил Мәгъсүмов буын утырту, дару үләннәре җыю белән шөгыльләнә икән. Алмагачлар чәчәк атканда ул безне кунакка чакырды. Аның дәвалау ысуллары хакында алдагы елда “Тулпар” журналында язып чыгарбыз әле, дуслар.
Эш җисемдә генә түгел, исемдә дә!
Очрашуда сораулар да яңгырады. Илфак Солтанаев авыл кешеләрен борчыган мәсьәләне күтәреп чыкты. Авылның атамасы Бик-Карамалы буларак билгеле. Топонимның килеп чыгышын Карамалы елгасына һәм карама агачына бәйлиләр. Әмма урысча бу атама, нишләптер, “Бик-Кармалы” булып киткән, ягъни “а” авазы төшеп калган. Илфак Солтанаев үзенең байтак урыннарга мөрәҗәгать итүен, ләкин канәгатьләндерерлек җавап ала алмавын әйтте. Архивта шулай язылган, диючеләр булган.
– Без бу хәл белән риза түгелбез! – ди ул. – Хәтта архивта шулай булган хәлдә дә, хата китмәгән, дип кем раслый ала? Архивны да бит кешеләр яза. Интернеттан “Кармалы” дип язып эзли башласак, озын йонлы дуңгыз рәсемнәре килеп чыга, ул да булса, шундый дуңгыз токымы бар икән. Без бу хәлдән бик хурланабыз. Ничек булса да урысча дөрес исемне кайтарасы иде! – диде ул.
Гомумән, биредә тарихчыларның ярдәме кирәктер. Югары һәм Түбән Карамалы авыллары булуы, Бик-Карамалының элек “Яңа Карамалы, Карамалы-Биктимер, Бикташ-Карамалы, Олы Чабаталы” дип йөртелүе дә билгеле. Һәм урысча документларда татар атамаларының үзгәртеп язылган булу мөмкинлеге – билгеле факт.

Проблемалар да бар...

Бик-Карамалы биләмәсе башлыгы Өлфәт Локмановтан авыллар хакында сораштык. Бик-Карамалы биләмәсенә Искәндәр, Хотимля, Рублёвка, Бакча, Заря, Әлмәт, Вязовка авыллары керә икән, аларда барлыгы 1013 кеше яши. Берничә крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, Илдар Камалов, Гаяз Габдрахманов, Рәсим Хәбибуллин, Мкртич Биджоян, Флүс Дилмөхәммәтов һәм башка шәхси эшкуарлар теркәлгән. Бик-Карамалы, Искәндәр һәм Рублевка авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары бар. Авыл биләмәсеннән өч дистәгә якын укучыны мәктәп автобусы күрше Чуенчы урта мәктәбенә йөртә. Хуҗалыкларга газ үткәрелгән, үзәк суүткәргеч Искәндәр, Хотимля, Бик-Карамалы авылларында бар. Бик-Карамалыда – кибет, Искәндәрдә киоск эшләп килә. Почта бүлекчәсе үзәк авылда урнашкан, һәр дүшәмбе Саклык банкы хезмәткәрләре килеп, авыл халкын хезмәтләндерә.
“Бүгенге авылның төп проблемасы нинди?” – дигән сорауга Өлфәт Рәхим улы: “Авылларның картаюы!” – дип җавап бирде. Шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенә хакларның арзан булуын мисалга китерде. Яшьләрнең шәһәргә китүе икътисади шартлар белән бәйле. Сыер малын иткә файдаланыр өчен аны башта ике ел буе тәрбияләп үстерергә кирәк, мал азыгы кыйммәт, керемнәр чыгымнарны акламый, ди ул. Бөтен ил күләмендә авылларны саклап калу, үстерү турында программа, авылларга, авыл хуҗалыгына махсус дотацияләр кирәктер, дип, үзен борчыган уй-фикерләре белән бүлеште ул.

***
Дәүләкән районының Бик-Карамалы авылында менә шундый хәлләр, дуслар. Чынлап та, башкалар белән уртаклашырлык сөенечле яңалыклары бар дәүләкәнлеләрнең. Авыл уртасында мәдәният йорты балкып утыру – үзе үк авылга матур бизәк. Ә инде аны дәртле, моңлы, укымышлы кешеләр яшәтә икән – ямь өстенә ямь!

Дилбәр БУЛАТОВА әзерләде.

Фото: Д.Булатова

Автор:Миләүшә Латыйпова

Кызыл таң
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей