“Бәхетне туган якта таптык”
Дүрт дистә елдан артык тату гомер кичерүче Рәйсә һәм Хәлил Ганиевлар шулай ди.Борай районының Сәетбай авылында яшәүче Рәйсә һәм Хәлил Ганиевлар бөтен гомерен аграр тармакка багышлаган. Хәзер инде икесе дә лаеклы ялда. “Яшәлгән елларга әйләнеп карап, бер дә үкенмибез: бәхетебезне туган якта табучылар без”, — ди алар бертавыштан.
Рәйсә Мәгъсүм кызы белән Хәлил Мәүлетдин улы – сыйныфташлар, икесе бер парта артында белем алып, мәктәп тәмамлап, һөнәр үзләштергәч, гаилә коралар һәм, авылдашларын сокландырып, тырышып дөнья көтә башлыйлар.
– Ирем гомер буе механизатор булып хезмәт салды, һәрчак алдынгылар сафында булды, – ди горурлык белән Рәйсә апа. – Мин дүрт дистә ел савучы булып эшләдем. Дүрт балага гомер бүләк итеп, җил-яңгыр тидерми тәрбияләп үстердек. Хәзер инде җиде оныкка нәнәй һәм дәү әтибез.
Өлкән яшьтәбез дип тормыйлар, Ганиевлар бүген дә ике сыер асрый, кош-кортны да күпләп үстерә, ел саен гөрләтеп каз өмәләре үткәрә.
– Хәрәкәттә – бәрәкәт, физик хезмәт организмны чыныктыра гына, – дип елмая алар.
Печән хәзерләшергә җәен балалары, оныклары кайта, Хәлил аганың тракторы да бар.
– Яшьли техника “җене” кагылган кеше мин. Тормышымны тракторсыз күз алдына да китерә алмыйм, шуңа күрә лаеклы ялга чыкканчы үземә “тимер ат” булдырырга тырыштым, – ди ул.
Рәйсә апа исә яшьтән җыр-моңга мөкиббән, әле дә авыл мәдәният йортында үткәрелүче концертларның йөзек кашы ул. Игезәкләренең берсе – кызлары Риммага да әнисенең сәнгатьне яратуы күчкән: ул моңлы итеп җырлый, шигырьләр дә яза.
– Риммабыз кечкенәдән сәламәтлеккә туймады, шуңа карамастан, бик тырыш бала булды, – ди әти-әнисе. – Пешекче, хисапчы һөнәрләрен үзләштерде, кул эшләренә, аш-суга бик оста. Авылыбызның җәмәгать тормышында гына түгел, районда үткән мәдәни чараларда да бик теләп катнаша, шигырьләре белән китапханәләрдә чыгыш ясый. Иҗат җимешләренең күбесе туган авылыбызга, аның гүзәл табигатенә багышланган, яшәү мәгънәсе, рухи кыйммәтләр хакында уйлану да ят түгел аңа.
“Тормыштан канәгать кеше генә үзен бәхетле тоя”, диләр. Ганиевлар булганына шөкрана кылып яши белә.
– Авылыбызда ике йөздән артык кеше гомер кичерә, мәктәп, кибет, китапханә, мәчет, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, почта бар, – ди алар. – Авылдашларыбыз бик бердәм, үзара ярдәмчел.
Дүрт дистә елдан артык тату гаилә булып яшәүнең сере исә гап-гади, ди Ганиевлар: бары тик бер-береңә авыр сүз әйтмәү, үзара хөрмәт.
Фото: Миләүшә Латыйпова
Автор:Миләүшә Латыйпова