Бәхетне игелекле яшәүдә табып
Бер ярыннан икенчесе күренмәгән тирән сулы зур елгалары, очсыз-кырыйсыз мәһабәт агачларга бай калын урманнары, күккә тоташып торган ак түбәле биек таулары булмаса да, безнең Каразирек авылы үзенең тонык сулы кечкенә инеше, балыклы иркен буасы, ерактарак булса да – урманы, шау чәчәктә утырган иркен кырлары, мул уңышлар белән сөендергән, туфрагы икмәккә ягып ашарлык киң басулары һәм шушы җирдә көнне төнгә ялгап тырыш хезмәт салып, ил байлыгын арттыруга өлеш кертүче гади,хезмәт сөючән, уңган халкы белән матур һәм күңелләргә газиз.
Шундый кешеләрнең берсе – балачагын сугыш урлаган, бөтен гомере тырыш хезмәттә үткән, иңенә төшкән барлык сынауларда чыныгып, матур бүгенгесен зур сөенечләр белән каршы алучы хезмәт ветераны, безнең кадерле әниебез, юмарт йөрәкле нәнәебез Рәзифә Мөбәрәк кызы Рахманова кичә күркәм гомер үрен – 80 яшьлек олы юбилеен билгеләде. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы барган 1942 елның 20 апрелендә шушы авылда гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән ул. Булдыклы оештыручы, заманына күрә ярыйсы гына белемле Мәбәрәк Камаловны, унике авылны берләштергән зур колхоз бригадирын, бронь белән тәүдәрәк фронтка алмый торалар. Тиздән аңа да чират җиткән һәм шул китүдән картәтиемә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Әйткәнемчә, әниебез, картәниебез Рәзифә гаиләдә өченче бала була. Рәфидә Әхмәтова, Чакмагыш гимназиясе укытучысы. Абыйсы Әлбих, апасы Рәзинә, үзләре дә сабыйлар гына булуларына карамастан, әниләренә йорт эшләрендә ярдәмләшәләр, өстәвенә кечкенә сеңелләрен карау да алар өстендә була әле. Шушы балалар үсә-үсә колхоз эшенә дә җәлеп ителә әле – кулларыннан килгән кадәр мәшәкатьләрдә кайнаша алар. Өстәвенә мәктәптә дә укырга, өйдә дә ярдәмләшергә кирәк. Ә гаилә башлыгы фронтта һәлак булган, бөтен эш хатын-кыз һәм балалар җилкәсенә төшкән гаиләләрдә башкаларга караганда да хәлләр аянычрак булуы барысына да билгеле. Җиденчене тәмамлаган җәйдә үк Рәзифә фермага савучы булып эшкә килә. Бөтен эш кул көче белән башкарыла, унөч яшьлек кечкенә буйлы, чәбек гәүдәле, беләкләре тал чыбыгыдай нечкә үсмер кызның су һәм сөт белән тулы зур чиләкләрне күтәреп ташуын, сәнәк белән мал азыгын таратуын, тирес түгүен, зур капчыкларда фураж күтәреп ташуын күз алдына да китерүе авыр хәтта. Колхозга вербовкалаучылар килеп, аның кебек үсмер кызларны да көч җитмәслек авыр хезмәткә — торф чыгаруга алып китүләре дә башыннан үткән. Җилекләргә кадәр үткән саз суында торф кисеп чыгарып, өеп киптереп, көндәлек нормаңны тутырмыйча, сиңа ял итәргә дә рөхсәт бирмиләр. Менә шундый күз алдына да китерергә авыр коточкыч авырлыклар да сындыра алмаган ул буын вәкилләрен. Яшьлек-яшьлек инде. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр авыр эштә үткән көннәрнең кичләре мотлак авыл клубында үтә. Төрле кичәләрдә катнашу, җыр-биюләр яшьләрне таныштыра, берләштерә, хәтта кавыштыра да. Өздереп гармунда уйнаган, матур биегән Риф Яхъя улы Рахмановны матур җырлавы, килешле биюе, ягымлы йөзе, бөтен күркәм сыйфатлары белән әсир итә Рәзифә Камалова. Дуслык аерылмас мәхәббәткә әверелеп, яшьләр матур гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы без – уллары Илһам, кызлары Рәфидә, Рәмилә, Гүзәл дөньяга килгәнбез. Оста гармунчы, төрле тамашаларда актив катнашучы әтиебез белән матур җырлары, өздереп биюләре белән таң калдырган әниебез үзләрендәге сәхнәгә сөюне бездә – балалары, оныкларында да тәрбияли, үстерә белделәр. Һәр кич йорт эчебез тамаша залына әверелә иде. Без, балалар, мич артына чыгу юлындагы чаршауны ачып-ябып, беребез алып баручы, икенчеләребез биюче, өченчеләребез җырлаучы, яттан шигырь укучылар, сәхнә күренешләрен уйнаучылар булабыз. Әлбәттә, барыбызны да әти-әниебез дәртләндереп, мактап, үсендереп тора һәм без тагын да тырышыбрак иҗат итәбез. Мәктәп һәм авыл клубы сәхнәләренә дә һич тартынмыйча, кыю чыга алуыбызда әти-әниебезнең әнә шундый тәрбия бирүе ярдәм итте. Укуыбызны да гел контрольдә тотты алар: көндәлекләрне ачып, һәр өйгә бирелгән биремнәрнең үтәлешен карап чыгалар, ятлаганнарны сөйләтәләр, язганнарны, сызмаларыбызны тәфсилләп тикшереп торалар иде. Өйдә һәркайсыбызның үз бурычы билгеле: кем җыештыра, кем малтуар арасында була, кем ашарга әзерли, кем табак-савыт юа, дигәндәй. Менә шулай хезмәткә дә, укуга да, сәнгатькә дә бердәй мәхәббәт тәрбияләгән алар бездә. Әтиебез дә (гомере генә кыскарак булды – мәкерле чир нибары 58 яшендә аны арабыздан тартып алды), әниебез дә колхоз эшендә уңганнардан саналдылар. Яшьле гендә булдыклы механизатор, артабан бригадирның техника буенча ярдәмчесе, беркадәр урман хуҗалыгы технигы да булды әтиебез. Туры сүзле, дөреслекне яратучы, үтә җаваплы кеше булганы өчен аны барысы да хөрмәт итте. Авылга газ челтәре сузылгач, юллап алып кайтып, һәр йортны газ белән җылытылучы мичле итүче дә булган әтиебезне бүген дә һәммәсе дә олы хөрмәт ихтирам хисләре белән искә алып торалар. Гармунчы булгач, аш-судан калдырмасалар да,аның беркайчан да ава-түнә урамнан үткәнен берәүнең дә күргәне булмады. Иртәрәк дөнья куюы гына кызганыч, әлбәттә. Аны соңгы минутларына кадәр карап-тәрбияләгән әниебезгә ихлас рәхмәт сүзләре белән генә мәңгелек йортка күчте кадерлебез. Әниебез эшләмәгән эш калдымы икән әле авылда?! Без кечкенәдән үк аның Лиза, Фәридә, Ханә, Лена апалар белән бергә бригада эшләрен башкаруларын, намуслы хезмәт салуларын, эштән соң бер-берсенә гаиләдәге зур мәшәкатьләрне башкаруда ярдәмләшүләрен күреп үстек. Җәйләрен кызу эссе мәлдә бишәр гектар шикәр чөгендерен кул көче белән эшкәртүләрне әле дә онытырлык түгел. Башкалардан алдарак бетерсәк, күрше-тирәгә ярдәмләшәбез, әле яңадан өстәмә мәйданнар бирүләре дә хәтердә. Өлкәнәя бара киномеханик һөнәрен үзләштереп, Каразирек, Каргалы авыллары халкына кино күрсәтүе дә аның күпкырлы оста булуын дәлилли. Авылга эшкә килгән яшь белгеч кызларны мотлак үзебезгә фатирга сыендырып та күпме изгелекләр кылгандыр. Шул кызлар – бүген инде олпат апалар – әле дә әниебезгә шылтыратып, килеп, күчтәнәч-фәләнен кертеп, яшьлек хәтирәләрен еш уртаклашалар. Уйлап карасаң, аларга да йорт җылысын, ана назын юмарт бүлгән бит кадерлебез! Инде өлкәнәйсә дә, бер генә дә тик утыруны белми үзе. Ихатасында кош-корт тота, бакчасында яшелчә-җимеш үстерә. Бөтен күңел назын салгангадырмы – гел уңа аның яшелчә-җимеше. Җәмәгать тормышынннан да читләшми: мәдәният йортында эшләп килгән “Ахирәтләр” фольклор төркемендә әле дә катнаша. “Ул килеп керсә, клуб ямьләнеп китә: үзе җырлый, үзе бии – бер дә тик тормый Рәзифә апабыз”, – ди мәдәният хезмәткәрләре аның турында. Өйдә дә гел кул эшләре белән мәшгуль: тегә, чигә, бәйли. Ә пешергән һәр ризыгы – чәкчәге, бәлеше, коймагы, тәбикмәк-кыстыбые һәм башкасы телеңне йотарлык килеп чыга. Соңгы 8 ел эчендә, без район үзәгенә йөреп эшләгәч, кайтышлый ук аңа сугылабыз: мотлак ашы әзер. Өлкәнәйгән көнендә дә безне хәстәрләп яшәүне ул мотлак бурычы итеп саный. Менә шундый кеше инде ул кадерлебез. Бу мәкаләдә аны төрле яклап ачып биреп тә бетереп булмагандыр әле. Әллә нинди зур батырлыклар кылмаса да, бөтен яшәеше белән безгә – күп санлы балалары, онык-туруннары, туганнары якыннарына гына түгел, һәммә авылдашларына игелек күрсәтеп үткәрә гомер көзен газизебез. Бәхетле балачагыбыз, бүгенге тормышыбыз, бөтен булмышыбыз, үзебез картәти-картәниләр булып та, синең җылы канатың астында яшәвебез өчен бурычлы һәм чиксез рәхмәтлебез сиңа, сөеклебез . Барыбызның да игелеген генә татып, сау сәламәт яшәү насыйп булсын үзеңә, дип телибез.
Автор:Рәфидә Әхмәтова, Чакмагыш гимназиясе укытучысы.