Бәхетләренең нигез ташы нык

Һәр авыл җире үзенең үрнәкле гаилә парлары белән матур. 40 елга якын иңне-иңгә куеп матур яшәгән Тимергалиевлар да Яңа Мостафа авылы күрке.Авыл җирендә гомер итүчеләрнең тормышы ихатасыннан ук күзгә ташланып тора. Чәчәкләргә күмелгән ишегалды, абзар тулы мал-туар һәм көне буена җитәрлек вак-төяк эш. Шулай көнебез үтә, ди Рәфкыя һәм Флүр Тимергалиевлар. Алар икесе дә лаеклы ялга чыкканчы үрнәкле хезмәт юлы үткәннәр. Гаилә башлыгы – маллар табибы, ә Рәфкыя апа хисапчы-лаборант булып эшләгән.

Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш итүчән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Флүр Адый улы Рәфкыя Нурлыгаян кызын гомерлек юлдашы итеп сайлаган көннән башлап язмышлары бер, дөньялары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Алар икесе дә бер авылда туып-үскән, бер сыйныфта белем алган, шуңа күрә дә тормышка карашлары да бер үк.

Флүр Тимергалиев Яңа Мостафа сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Дуван авыл хуҗалыгы техникумында мал табибына укып чыга. Ырымбур өлкәсендә Донгуз хәрби шәһәрчегендә ракета гаскәрләрендә ир-егетлек бурычын үтәп кайта ул. Рәфкыя исә мәктәптән соң Бөре шәһәрендә хисапчы һөнәрен үзләштерә. Җитез егет белән сылу кыз бергә кавышып, яшь гаилә корып җибәрәләр. Агыйдел шәһәренең нәкъ төзелеп яткан чагында Тимергалиевлар шул калага күченеп китәләр. Рәфкыя – маляр, Флүр монтажчы булып эшли башлыйлар. Ун ел сизелмичә үтеп тә китә. Төзелеш эшләре тәмамлана, Тимергалиевлар туган якларына кайтырга ният кылалар. Малларны яратканга, аларга җаны-тәне белән тартылганга, Яңа Мостафа авылында Флүр белеме буенча эшли башлый. Җәйге чорларда комбайн, трактор руле артына утыра. Кырык елдан артык стаж туплап, лаеклы ялга чыга, хезмәт ветераны исемен ала. Рәфкыя авыл хуҗалыгында хисапчы-лаборант булып хезмәт итә. Аның да стажы 35 ел тирәсе.
Дус-тату яшәп, ике балага гомер биргәннәр, бүгенге көндә алар икесе дә мөстәкыйль тормыш көтәләр. Дүрт онык – дәү әти-дәү әнинең иң зур куанычы.

– Алардан башка йортыбыз буш, кунакка кайтуларын түземсезләнеп көтәбез. Ишекне ачып керүләренә йортыбыз шатлык, нур белән күмелә, исән-сау гына була күрсеннәр, балакайлар, – ди яратучан Тимергалиевлар.

Бүгенге көндә Тимергалиевлар гаиләсе барлык уңайлыклары тудырылган зур, иркен йортта яши, терлек, кош-корт асрый, бал кортлары тота, йорт-җир алып бара. Флүр абыйның әтисе Адый карт балта остасы, мичләр чыгара торган була. Аның осталыгы улына да бирелгән. Өйдәге барлык эшне дә Флүр ага үзе эшли. Йортта бер кадак та ансыз кагылмый.

Флүр абый белән Рәфкыя апа күптән лаеклы ялда. Авыл җирендә эш, өй мәшәкатьләре күп булса да, алар бар көчләрен ягымлы ике сабыйларына тиешле белем-тәрбия бирүгә багышлый, шуңа балалары киңкырлы сәләтле булып үсә.

– Бәхетле гаиләнең асылы – сөйгән ярыңа ышану, яраткан шөгыльләренә киртә куймау, һәм, әлбәттә, балаларның, оныкларның сәламәт булып, уңышлары белән сөендереп торулары, – ди бәхетле пар.

Әйе, бер-береңә булган ышаныч мәхәббәтне арттыра, еллар узган саен ул хисләр хөрмәткә әйләнә. Боларның барысын тоеп яшәгәндә бернинди язмыш сынаулары да кешене сындыра алмый.

Автор:Лира Юрасова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей