Бәхет агачының тамырлары тирән

Бүген 75 яшьлек юбилеен билгеләү мәшәкатьләре белән мәшгуль булган районыбызның Тугай авылында туган Роберт Әхмәтҗан улы Фәттаховның хезмәт стажы ярты гасыр, дөресрәге 49 ел. Шуның 34 елы хәрби хезмәттә. 
Хәрби хезмәткә алынганчы Роберт белән Борайның беренче санлы урта мәктәбендә өч ел бергә белем алырга насыйп булды. Ул вакытта безнең белән бергә мәктәптә тагын 6 класс бар иде һәм классларның һәрберсендә 30дан артык укучы. Ә без укыган класста дистәгә якын авыллардан җыелып тупланган балалар белем алдылар. Класс җитәкчебез Мәгънәви Мөгаллим улы Хәсәнов ул вакытларда Шәрәфи мәктәбе исемен йөрткән бинада механизаторлар хәзерләү дәресләрен дә алып барды. Кызлар исә савучы һөнәрен үзләштерделәр, терлекче булырга хәзерләнделәр. Хәзерге заман өчен беркадәр сәер, әмма без һәммәбез диярлек тракторчы-машинист таныклыгы алып чыктык. Роберт Фәттахов исә бу һөнәрдән тыш тормыш юлында шофер, суднолар йөртүче, авиамеханик һәм башка һөнәрләрне уңышлы үзләштерде. Ике югары белем алуга да иреште. Беренчесе – Ульяновск югары партия мәктәбе, икенчесе – Каспийск югары диңгез училищесы. Соңгысында инженер-химик буларак, 25 яшендә офицер костюмы киде. 
Әйе, хезмәт итү чорында Роберт Әхмәтҗан улы төпле һәм ныклы хәрби юллар үтә. Мурманск, Казахстан, Ульяновск, Камчаткадагы хәрби гаскәрләр – аның тормышында лаеклы урыннар алып тора.
I рангтагы капитан Роберт Әхмәтҗан улы хәрби хезмәт юлын Камчаткадагы Рыбинск шәһәрендә диңгез базасы командиры вазыйфасында 45 яшендә тәмамлый һәм отставкага чыга. Петропавловск шәһәренә яшәргә күчә. Биредә аны оста оештыручы, ышанычлы кеше һәм иптәш икәненә инанып, коммерция директоры итеп билгелиләр. Аннан соң исә ике тапкыр, барлыгы 9 елга якын Елазово шәһәрендә район хакимияте башлыгы итеп сайлыйлар. Бу вазыйфада аның бихисап талантлары тагын да ныграк ачыла. Хәтта хезмәттәш дусты, Стәрлебаш егете Рәвил Әминев белән 1995 елда сабантуй оештыра. Тора-бара бу сабантуйларда Владивосток, Хабаровск, Магадан шәһәрләреннән татар-башкорт халкы ихлас катнаша. Казан белән дә бәйләнешкә кереп, татар артистларын чакыруга да ирешә. 
Туган илдән туйган юк, ди халкыбыз. 2000 елда башкалабыз Уфада фатир алып, анда яшәргә кайта. Шулай да туган җирнең тузаны да кадерле, бер елдан соң туган авылы Тугайга – ата-ана нигезенә яшәргә кайта Фәттаховлар гаиләсе. Йортны ныклап үзгәртәләр, бүген ул авылда иң төзек һәм күркәм ихаталардан  санала. 25 сутый җирдә нинди генә яшелчә-җимеш үстерелми икән! Сәламәтлеге көчендә чагында чәчәкләр үстереп райондашларыбызны сөендерделәр. Аеруча гладиолуслар алгы планда булды. Ә бу чәчәкләр белән мавыгучылар хәтта республикада санаулы гына, чөнки гладиолуслар гүзәллекнең югары ноктасы, алар ифрат иркә. Шулай ук георгин, лилия, флокслар да лаеклы урын билиләр Фәттаховлар бакчасында. 
Йорт хайваннары үрчетү дә Робертның көндәлек мәшәкате булып тора. Әлеге вакытта романов токымлы, нәселле сарыкларның 15 бәрәне үсеп килә. Фәттаховларның сарыкларын райондашлар инде берничә ел дини бәйрәмнәргә хәләл ризык итеп алалар. Төсле тавыклар саны да санап беткесез. Дистә еллар буена алар мөгезле эре терлек тә үрчетәләр. 
Әйе, дөрестән дә, җилкән – җилләрдә, кешеләр тормышта сынала. Роберт Әхмәтҗан улы тормыш дулкыннарын ныклап кичәргә өйрәнгән көчле кеше. Лаеклы ялдамын дип тормый, җәмәгать тормышында да бик актив катнашып килә. Берничә тапкыр Кушманак авыл советы депутаты булды, 11 ел дәвамында авылның старостасы йөген җиренә җиткереп тартты, КПРФ район комитетында бюро әгъзасы да. 
Тормыш иптәше Валентина Павловна белән өч онык, бер оныкча тәрбиялиләр. Аларның гаилә коруларына да шушы елның 27 апрелендә 50 ел тула. Роберт Әхмәтҗан улы тормыш иптәше Валентина хакында үтә дә югары фикердә. Әгәр ул һәр өлкәдә минем олы терәк һәм ныклы ярдәмчем булмаса, мин бу тормышны бу дәрәҗәдә күркәм итеп тоя һәм күрә алмас идем, ди. 
Кызганыч, бик кызганыч, берничә ел элек уллары фаҗигале үлде. Әле дә гаилә бу фаҗигане авыр кичерә. Гомерлеккә төзәлмәс яра бу. Роберт Әхмәтҗан улы үзе әйтүе буенча, бу югалтуны бары тик хезмәт, туктаусыз хәрәкәт, иртәгәсе көн белән яшәү генә баса килә. Әле булса, очрагы чыккан саен, ул хәрби киемнәрен иңнәренә сала, димәк, ул һаман да хәрби сафта, яхшы формада, җыйнак. 
I рангтагы капитан Роберт Фәттаховның хәрби һәм башка бүләкләре дә бихисап. Хәрби көчләр һәм хезмәт ветераны 1, 2, 3 дәрәҗәдәге “Намуслы хезмәт өчен”, “Русия флотына 300 ел”, “Су асты флотына 100 ел”, “Диңгездәге батырлыклары өчен”, “В.И.Ленинның 100 еллыгы”, СССР Кораллы Көчләренә 50, 60, 70 ел һәм башка медальләргә лаек була, КПРФның Үзәк, республика, район комитетларыннан бирелгән орден, медальләре, грамоталары да хәтсез. 
Роберт Әхмәтҗан улы Фәттахов, инде шактый олы яшьтә булуына карамастан, бүген дә тормышка өмет һәм ышаныч белән карап алга зур өметләр белән баруын дәвам итә. Аның эчке матурлыгы кешеләргә сафлык, гүзәллек, эчкерсезлек белән якты йолдыз булып балкый. 
Ныклы сәламәтлек, гаилә һәм тормыш иминлеге, бәхет көндәлек юлдаш булсын. Ифрат күркәм бәйрәмең белән!

Фидаил Нуриев,хезмәт ветераны.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей