Беренче миллион тонна ашлык җыелды!

«Игенчеләребез беренче миллион тонна ашлык җыйды. Хәер, әлегә кырларның биштән бер өлешеннән кимрәк мәйданыннан гына ашлык суктырдылар. Ел мул уңыш бирә, өстәвенә, традицион икмәкле зоналарда гына түгел, ә Урал һәм төньяк урман-дала зоналарында да. Хәзер безнең өчен иң мөһиме – бу байлыкны җыю», – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Район авыл хуҗалыгы идарәлеге хәбәр итүенчә 16 августка 6697 гектар мәйданда арыш чабылган (100 процент), аның 6340 гектарында сугылган (95 процент). 15850 тонна ашлык җыелган, гектар төшеме 25 центнер.   
Бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар 8103 гектар мәйданда (28,4 процент) чабылган, 7653 гектарында  (26,9 процент) сугылган, 18296 тонна ашлык җыеп алынган, гектар төшеме 23,9 центнер. Шулардан бодай 300 гектар мәйданда (2,2 процент), 750 тонна ашлык алынган, гектар төшеме 25 центнер; 7000 гектар мәйданда арпа (67 процент), аның 6350 гектары сугылган, 15240 тонна ашлык алынган, гектар төшеме 24 центнер; 1003 гектар мәйданнан 2306 тонна борчак җыелган (гектар төшеме 23 центнер).
Уҗым культураларын 8500 гектар мәйданда чәчү планлаштырылган, 426 гектарында чәчелгән. Бу эшне “Колос” предприятиесе, А.Коробейников, Г.Гыйльмаутдинов крестьян-фермер хуҗалыклары башкара.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей