Бердәмлектә — көч !

Алда зур эшләр тора. Сәит - Көржэ авылы Башкортстанның Борай районының төньягында урнашкан.Ул районның ин ерак,төпкел авылларының берсе,район узәгеннән 40 км ераклыкта урнашкан.Танып елгасы Краснокама районы белән бер чиге булып тора.Тарих битләренә күз салсак,авыл бик борынгы.Элек - электән монда уңган халык яшәгән.Авыл халкы малчылык,игенчелек,урманчылык,кортчылык ,яшелчә үстерү белән шөгыльләнгән.Вакытында каз фермасы да бар иде.Дөньялар үзгәрү сәбәпле ,авылда тормыш шартлары да икенчегә әйләнде.Шулай да, авыл халкы кул кушырып утырмый.Кулыннан килгән кадәр,авыл Советы ярдәме,район житәкчеләре ярдәме белән сәламәт тормыш алып барырга тырышабыз.Бүгенге көндә авылда культура учагы -клуб эшли(ППМИ - 2016 программасы белән),медпункт эшли(фельдшерыбыз Гильманшина Лиана),яңа мәчеткә нигез салынып ята,урамда багана утлары яна,Борай - Сәит - Көржә маршрут автобусы йөри,Солтангалиев Рәлиф Фәйзельгаян улы шәхси кибет тота,авыл халкын көндәлек көнкүреш товарлары белән тәэмин итә.Үзләренең пекарнясында көн дә жылы икмәк пешереп, авыл халкын сөендерә.Тормыш иптәше Раушания белән бөтен эшне бергә эшлиләр,токымлы сарыклар үрчетәләр.Бөтен бәйрәмнәрне үткәрәбез,өмәләрдә катнашабыз,күп хатын - кызларыбыз скандинав йөрүендә инде берничә ел буе.Бер чарадан да калмаска тырышабыз. Урындагы жирле халык иницициативасы программасында (ППМИ-2022) катнашуны авыл халкы чын күңелдән сөенеп кабул итте.Сәит - Көржәдә булдыклы,уңган,бердәм халык яши. Өмәләрдә катнашып «Реальные дела» программасында яугирләргә обелиск ачуда катнаштык,Шүлия елгасы аша жимерелгән күперне ир - егетләр жыелып,материалларын үз көчләре белән әзерләп, өр-яңа итеп эшләп куйдылар.Бу эшләрне авылның старостасы Солтангалиев Рәлиф оештырды ,зур көч салды. ППМИ - 2022дә катнашырга халык үз ризалыгын белдерде,йомгаклау жыелышында инициатив группага ярдәм итәргә әзерлекләрен белдерделәр.Шулай ук, авылдан читтә яшәгән спонсорларыбыз 15% акчалата ярдәмнәрен тәкьдим иттеләр.Авыл халкы төрле жыештыру,ремонт, өмәләрдә  актив катнашачагын белдерде.Шулай итеп,жыелышта Сәит - Көржә авылының зират коймаларын ремонтлап яңарту проекты сайланды.Бу проектны (ППМИ - 2022)не тормышка ашыру өчен бөтен көчебезне салачакбыз.Бердәмлектә — көч ! Без жиңәрбез, дип ышанабыз.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей