Бердәмлектә безнең көч!

Борай районының Кодаш авылыннан Әхмәдуллиннар шундый тормыш девизы белән эшли.Бу авылда кәбестә үстерү бе­лән шөгыль­ләнүче фермерлар бер­ничә. Бу сурәтләмәбез геройлары үз эшен беренчеләрдән булып ачып, үз үрнәгенә башкаларны ияр­теп, бүген дә югары нәти­җә­ләр­гә ирешеп хезмәт салучылардан.
Гөлфая һәм Борис Әхмәдуллиннар гомер язында республикабыз башкаласында яши һәм эшли. Борис Мәүләви улы моторлар төзү заводында токарь-фрезеровщик булса, Гөлфая Саммат кызы контролер вазыйфасын башкара. Уңган, булдыклы яшь парны коллективларында хөрмәт итәләр, тора-бара алар фатирлы да була.
— Әмма шау-шулы шәһәр тормышы тиз ялкытты безне, күңел торган саен саф һавалы, сандугачлы авылга тартты, — дип уртаклаша Борис Мәүләви улы. — Уйлаштык-киңәшләштек тә, минем туган авылым Кодашка бөтенләйгә күченеп кайтырга карар иттек. Бу 1992 ел иде.
Әхмәдуллиннар Кодашта йорт сала, умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Эшләре уң бара.
— Бервакыт миңа Карачай-Черкеска барырга туры килде. Анда берсеннән-берсе хәллерәк фермерлар белән аралашу насыйп булды. Алар шаяруын-чынын бергә кушып: “Безнең икешәр-өчәр катлы йортларыбыз, барлык мөлкәтебез кәбестә өстендә “үсте”, — дигән иде. Шуннан кайткач, мин дә яшелчәчелек белән шөгыльләнү турында җитди уйлана башладым. Ниятемне тормыш юлдашым да хуплагач, җиң сызганып эшкә тотындык.
Кәбестәне иң башта йортыбыз янындагы бакчада гына үстереп карадык. Бераз тәҗрибә туплагач, эшчәнлегебезне дүрт гектарда, аннан тагын биш гектар җирдә җәелдердек.
Бүген инде Әхмәдуллиннарның крестьян-фермер хуҗалыгы карамагында 39,5 гектар мәйдан бар, шуның 20 гектарында алар кәбестә үстерә.
— Бу яшелчәгә ихтыяҗ бар, — ди алар сөенеп. — Аны ярминкәләрдә сатабыз, кәбестә белән дәваханәләрне, мәктәпләрне тәэмин итәбез.
Моңа кадәр Әхмәдуллиннар кәбестәнең нигездә голланд сортларын үстерсә, быел импорт орлыкларын туган илебездә җитештерелгәннәренә алыштыру сәясәтенә кушылып, “Поиск” агрохолдингы белән хезмәттәшлек итә башлаган.
— Орлыклар яхшы, барысы да тезелешеп чыкты, басуда да яхшы алынып киттеләр, — ди алар.
Әхмәдуллиннарның балалары да, әти-әнисе үрнәгенә ияреп, фермерлык эшенә тотынган. Уллары Чыңгыз белән киленнәре Гөлназ үз крестьян-фермерлык хуҗалыгын ачкан, алар кәбестә һәм чәчәк үсентеләре үстереп сата. Кызлары Юлия һәм кияүләре Маратның үз крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм 50 гектар җирләре бар.
— Барлык эшләрне дә бергәләп алып барабыз: яшелчәләрне бергә утыртабыз, тәрбиялибез, сатуга чыгарабыз, — ди әңгәмәдәшләрем. — Безнең кәбестәне тирә-якта яхшы беләләр, көтеп алалар, ярминкәләрдә машиналар янына озын чират тезелә хәтта! Ә сату белән якын-тирә район һәм шәһәрләргә генә түгел, Караиделгә кадәр барабыз.
Әхмәдуллиннарның крестьян-фермер хуҗалыгында техниканың барлык төрләрен дә күрергә була: тәгәрмәчле ике тракторлары, биш йөк машинасы бар, башка төр тагылма җиһазларның да иң заманчасын гына юнәткән алар. Техника көйсезләнеп китсә, төзәтер өчен каядыр илтмиләр: Борис Мәүләви улы бу эшкә үзе бик оста.
— Быел уңыш яхшы булыр, дип ышанабыз, — ди Әхмәдуллиннар. — Яңгырлар мул ява, ә кәбестәнең иң яратканы шул инде.
Тырыш, максатчан, бердәм гаиләгә уңышлар телик!

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.
Фото: М.Латыйпова
Автор:Миләүшә Латыйпова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей