Бердәм булып эшләргә насыйп булсын

Халыкның торак шартларын яхшырту, хуҗалыкларда продукцияне арттыру, кече бизнесны үстерү, авыл җирлеге территориясен төзекләндерү, урамнарны яктырту, имин булмаган гаиләләр белән эшләү, халыкны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуга җәлеп итү һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү бурычлары йөкләтелгән авыл биләмәләре үзләренең 2021 ел эшчәнлеге буенча отчет тота. Аның чираттагысы Кәшкәләү авыл биләмәсендә оешкан төстә үтте. Анда район хакимияте башлыгы  Рушан Гәрәев һәм район советы секретаре Илшат Камалов, авыл биләмәсе депутатлары һәм старосталар, урындагы учреждениеләр хезмәткәрләре катнашты.  Җыелышта иң беренче булып сүзне авыл биләмәсе башлыгы Дамир Әхмәтов алды. 

–Безнең авыл җирлеге Советы 10 депутаттан тора, алар урыннарда үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен кайгырталар. Авыл биләмәсе хакимиятендә закон таләпләре нигезендә эш алып барыла. Кәшкәләү авыл биләмәсе сигез торак пунктны берлештерә. Биредә барлыгы 818 кеше исәпләнә. Шуларның 406сы ир-атлар, 412се хатын-кызлар,  79ы балалар. Демография хәле авыл җирендә бик аксый, узган ел тик бер генә бала туды, ә 19 кеше мәңгелек йортка күчте.

Авыл биләмәсендә өч крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Даутлар авылында “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгында 46 баш башкорт токымлы атлар үрчетелә. Фермер хуҗалыгы башлыгы Флорис Шакиров шул ук вакытта игенчелек белән дә уңышлы шөгыльләнә, 245 гектар мәйданда җир эшкәртә, әлеге вакытта чәчү мәйданын арттыру өчен җир алу эшен алып бара. Бакалыда “Сахаев” крестьян-фермер хуҗалыгында 480 гектар мәйданда җир эшкәртелә, 36 баш мөгезле эре терлек асрала. Иске Карагыш авылында “Йосыпов” хуҗалыгында  да эшләр ырамлы бара. Ул 1100 гектар мәйданда җир эшкәртеп, 400 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның 150се савым сыерлары. Ел әйләнәсендә хуҗалыкларда профилактик чаралар һәм йорт хайваннарына ветеринария ярдәме үткәрелә. Бу эшләрне ветеринар табиб Фәвис Закиров башкарып бара. Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләренең игътибар үзәгендә булган техниканы һәм авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре төп бурыч булып тора. Икътисадның нигезе–терлекчелек икәнен, әлбәттә, барыбыз да яхшы аңлый. Шунлыктан терлекләрне кышлатуны да кулдан ычкындырырга ярамый, чөнки сөт тапшыру көн саен табыш бирә.

Базар икътисады шартларында халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыклары зур роль уйный. Алар азык-төлек белән тәэмин итүгә, авылда өстәмә керемнәрнең төп чыганагы буларак, зур өлеш кертә. Бүгенге көндә авыл биләмәсе территориясендә 342 шәхси хуҗалык исәпләнә. Аларда 345 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 162се сыерлар, 644е сарыклар һәм кәҗәләр, 16 баш ат. Биредә яшәүчеләрнең күбесе умартачылык белән шөгыльләнә.  Бүгенге көндә авыл биләмәсендә 492 умарта күче бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны елдан-ел кими. Бу халыкның картаюы, терлекчелек продуктларының сатып алу бәяләренең түбән булуы, терлек азыгының көчле кыйбатлануы белән аңлатыла. Халыкка көтүлекләр җитәрлек булса да, табигый печәнлекләр дә бар. Авылларда узган өмәләрдә, чараларда ветераннар һәм хатын-кызлар советлары зур ярдәм күрсәтә.

Шулай ук актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә клуб, китапханә, ФАП, мәктәп һәм почта хезмәткәрләре зур өлеш кертте. Алар өмәләрдә, янгын хәвефсезлеге, эчкечелеккә каршы көрәш һәм коллективтагы дисциплинаны үтәү буенча чараларда актив катнаштылар. Биләмә территориясендә 4 авыл клубы, өч китапханә, 4 фельдшер-акушерлык пункты, бер почта бүлеге һәм бер мәктәп бар.

Авыл биләмәсендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән дүрт социаль хезмәткәр эшли. Эшчәнлекнең төп төре–өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү. Аларның һәркайсы 20гә якын өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидка хезмәт күрсәтә.

Торак пунктларны төзекләндерү мәсьәләләре авыл биләмәсе хакимиятенең аерым контролендә тора. Территориядә ел дәвамында төзекләндерү буенча өмәләр үткәрелә, бу эштә авыл старосталары Миңнегабит Галиев, Рим Бәдертдинов, Рим Әхәтов, Мәүлитҗан Вәлинуров, Зәлфит Низамов, шулай ук имам-хатыйблар Салават Сахаев, Рамазан Шабетдинов, Мәснәви Ситдыйков, Илфар Вафин, Расих Нурисламовларның өлеше зур булды. “Яшел Русия” һәм “Яшел Башкортстан” акцияләре чикләрендә Иске Карагыш, Кәшкәләү һәм Бакалы авылларында агачлар утыртылды. Шулай ук “Атайсал” проекты буенча Бакалы авылы Кизгән елгасы аша күпер ремонтын Идрис Лотфуллин оештырды.  Иске Карагыш авылы зираты йортын төзүдә авыл советы депутаты Мәснәви Ситдыйковның тырышылыгы зур булды.  Даутлар авылында Мәүлитҗан Вәлинуров “Зөфәр” коесын ремонтлатты. Тагын бик күп эшләр башкарылды.

Узган  елда Урындагы башлангычларны  яклау программасында катнашып, Бакалы авылында Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә обелиск төзелде. Бу эшне Флүн Биктиев һәм Илнур Гыйльметдинов кыска срокта башкарып чыктылар. “Бердәм Русия” партиясе ярдәме белән Ишмәмәт авылы клубы түбәсе алыштырылды. Шулай ук Даутлар авылына автомобиль юл ремонтланды,–дип чыгышын тәмамлады Дамир Вафый улы. Район советы депутаты Флорис Шакиров  чыгышында авылларда фермер хуҗалыкларны булдырып, күпләп продукция җитештерүне күз уңында тотарга кирәклеген әйтте.  Җыелышта утыручылар бик күп мөһим сораулары белән чыгыш ясадылар. Залда утыручыларның сорауларына район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев җавап бирде. Биредәге авыл биләмәсе территориясендә килеп туган проблемаларның күбесен кулыннан килгән кадәр уңай хәл ителәчәген белдерде. Артабан шушы авыл биләмәсендә эшләүче старосталарга һәм активистларга Мактау грамотлары һәм бүләкләр тапшырды.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей