Бердәм булсак кына

1 февраль көнне районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясенең утырышы үтте. Аны район хакимияте башлыгы, комиссия рәисе Рушан Гәрәев алып барды. Утырышта бураннардан соң юлларны кардан ачу, биналар түбәләрен кардан һәм боз сөңгеләреннән тазарту, яңа коронавирус инфекциясеннән саклану, аңа каршы прививка ясатуны дәвам итү кебек  һәм башка бүгенге көндәге иң актуаль мәсьәләләр каралды.
Быелгы кыш буранлы. Бураннарның озайлы булуы авыл урамнарын кардан тиз арада ачу өчен кыенлыклар тудыра, чөнки техника саны җитеп бетми. Бу җәһәттән, комиссия утырышында райондагы барлык оешма, учреждение, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә һәм, шулай ук шәхси тракторлары булган кешеләргә юлларны кардан чистартуда кыенлыклар булган чакта, әлбәттә, аларның ризалыгы белән,  ярдәм итүләре турында мөрәҗәгать итүләре турында сүз барды. Шулай ук шәхси эшкуарларга үзләренең кибетләре алдындагы карны, ишелеп төшү куркынычы янаган түбәләрдәге карларны һәм бозбармакларны вакытында чистарту бурычы куелды. 
Коронавирус белән бәйле хәл дә районда яхшылардан түгеллеген район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов сөйләде. Ул поликлиниканың эш вакыты үзгәрүен, моның нәкъ әнә шул тән температурасы күтәрелгән, кискен респиратор вируслы инфекция яки башка шундый авырулар өчен эшләнүен аңлатты, битлек киюне онытмаска, сакланырга чакырды һәм дәваханәдә коронавируска каршы бердән-бер кисәтү чарасы булган вакцинаның җитәрлек күләмдә булуын, әлегә кадәр ниндидер сәбәпләр белән прививка ясатмаган кешеләргә кичекмәстән вакциналауга килергә кирәклеген ассызыклады. Ул шулай ук прививка ясаткан кешеләрнең авырган очракта да чирне җиңелрәк үткәрүе турында да әйтте. 
Шулай ук утырышта кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать урыннарында битлек кияргә, барлык санитар нормаларны үтәргә кирәклеге дә әйтелде. Бу кагыйдәләрне үтәүне инде өченче ел таләп итүгә карамастан, үтәмәүчеләр һаман бар әле. Шуңа да административ комиссия әгъзалары рейдларны дәвам итәчәге дә утырышта әйтеп үтелде. 
Венера Арсланова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей