"Байбулат"ның җинүле адымнары

Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте хезмәтчәннәренең 2019 нчы хуҗалык елына йомгак ясау, агымдагысына эшчәнлек планнары билгеләүгә багышланган хисап-сайлау җыелышы Рәҗәп авылы мәдәният йортында үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсанов, агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзларының район оешмасы җитәкчесе Ригат Нурый улы Хаҗиев, Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров катнашты. Җыелышның эшче органнары сайланып, көн тәртибе билгеләнелгәннән соң җәмгыять директоры Валерий Вадимович Соколовның хисап чыгышы тыңланды. Районда иң көчле хуҗалыклардан берсе булган җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең хезмәт күрсәткечләре сокланырлык. Бүген биредә 116 кеше тотрыклы эш урыны һәм үзвакытында лаеклы түләнелүче хезмәт хакы белән тәэмин ителә. Бер үк табигать шартларында эшләп, җәмгыять уңганнары бүген күп хуҗалыклардан артыграк ашлык үстерә, ит һәм сөт җитештерә. Табигать көйсезлекләренә җитештерүчәнле хезмәт, бердәм тырышлык, агротехник таләпләргә фәнни караш, булсынга дип җиң сызганып эшләү белән җавап биреп, байбулатлылар төрле яклап җитештерү күрсәткечләрен даими арттыра баралар. Механизаторлар һәм төрле звено белгечләренең үз бурычларына намуслы карашы аркасында язгы кыр эшләрен оптималь срокларда югары сыйфат белән башкарып чыкканнар. Тиешле вакытында корткычларга каршы көрәшеп, чүп үләннәренә каршы эшкәртеп, чәчелгән культураларның үзвакытында тәрбияләнүенә ирешкәннәр. Нәтиҗәдә, койма яңгырлар биредә дә зур комачаулыклар тудыруга карамастан, һәр гектардан уртача 42 шәр центнер ашлык җыеп алганнар. Үз киптергечләре һәм бөтен уңайлыклары булган саклагычлары булу үстерелгәннәрне бөртеген дә исраф итмичә тиешенчә киптереп, саклауга куярга мөмкинлек тудырган. Бүген аны сатудан тыелып торалар: үзкыйммәтеннән түбән хакка озату отышлы түгел. Мал азыгы культуралары уңышы да канәгатьләндерерлек булган. Үз малларына җитәрлек итеп тупас һәм сусыл азык запасы туплый алганнар. Аның сыйфатына да тел тидерерлек түгел. Булганны яхшылап баланслап ашату ит һәм сөт җитештерү күрсәткечләрен үзбиеклегендә тотарга ярдәм итә. Валерий Вадимович һәр мал башыннан тәүлеклек артым алу күрсәткечләрен тәнкыйть утына тотты. Әгәр 2018 елда ул 786 шар грамм тәшкил итсә, былтыр 782 шәр грамм булган. Тәү карашка нибары 4 грамм җитми кебек, ә моны җәмгыять директоры нәтиҗәлелеккә ирешә алмыйча, бер урында таптану, дип әченеп белдерде. Бу җәһәттән кичекмәстән җитди чаралар күрелергә тиеш, дип өстәде ул һәм хезмәткәрләр, белгечләрне эшләренә җаваплылыкны арттырырга чакырды. Яшь үрчемнең сакланышы да биредә иң яхшылардан. Шулай да яшь малларның үлеменә китермәсен өчен бу юнәлештә дә эшчәнлекне төптән үзгәртергә кирәк, дигән таләп куелды. Эшкәртү комбинатларына иткә озатылган малларның да тиешле көрлектә булуына ирешү хуҗалык өчен бик отышлы икәнлеген ул аерым саннар белән дәлилләде, илке-салкылылык күрсәтүчеләрне тәнкыйть утына тотты, артабан да җитештерүне киметмәс өчен җаваплылыкны көчәйтү мөһимлегенә басым ясады.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей