Батырлык һәм кыюлык күрсәткән, ләкин аны озак берсе дә күрмәгән

Асаудыбаштан әтиебез Фәйзи Галимовның исеме туган якларына Җиңү белән кайткан хәрби хезмәткәрләрнең мактаулы исемлегенә кертелгән. Ул – орден иясе, өч тапкыр "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән, "Германияне җиңгән өчен", "Праганы азат иткән өчен" медальләре белән билгеләнгән, югары баш командующий И. В. Сталиннан берничә Рәхмәт хаты һәм маршал И. С. Коневтан Рәхмәт грамотасы булган. "Ефрейтор" исемендә. Хәер аның куркусызлыгы һәм кыюлыгы белән югары исем һәм бүләкләргә кадәр хезмәт итә алыр иде. Ләкин әтинең биографиясендә тап булган – дәү әти вакытында кулак дип исәпләнгән һәм Канашка хезмәт колониясенә җибәрелгән.

Әти 1942 елның ахырында фронтка алынган. Частька килүнең беренче көненнән алып, югары әхлакый сыйфатлар күрсәтергә, батырлык һәм кыюлык үрнәге булырга тырышкан. Ләкин башта аны командование күрмәгән. Әтигә, халыкка һәм илгә тугрылыгын исбатлау өчен, минометчы, элемтәче булып хезмәт итәргә, разведкага йөрергә туры килгән. Һәм тиздән ул реабилитацияләнгән. "Частьта булу вакытында ефрейтор Галимов фашист ордасын тар-мар иткәндә үзен Совет халкының тугры улы буларак күрсәтте, дип яза 6нчы батарея командиры лейтенант Варламов. – Берлин районында сугышларның берсендә, фашист илбасарлары күзәтү пунктыннан ут позициясен, телефон элемтәсен өзгәч, ефрейтор Галимов иптәше белән бергә телефон линиясен көйләгәндә, немецларга тап була. Тиз генә карар кабул итеп, ике Совет солдаты дошман белән кул көрәшенә чыга. Шул кыска сугышта ефрейтор Галимов сигез немец солдатын һәм бер офицерны юк итә. Элемтә тергезелә. Әлеге частьта булу вакытында Галимовның бер генә дисциплинар җәзага тарттырылуы юк, 18 бүләге бар, үзен тотышы белән башка сугышчыларга үрнәк күрсәтә".

Iнче Украина фронтының 459нчы миномет полкы составында әти дошманның оясына кадәр барып җиткән. Өйгә 1945 елда кайткан. Сугыш аның сәламәтлеген нык какшаткан – ул 1967 елда бакыйлыкка күчте. Без, аның биш баласы, шулай ук оныклары һәм туруннары, аны хәтердә саклыйбыз.

Илүзә Әгъзамова, Яңавыл шәһәре.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей