Батырлык бервакытта да онытылмый

Бүген Русиядә —Ватан Геройлары көне. Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Әлеге дата “Хәрби дан көннәре һәм Русиянең истәлекле даталары турында” Федераль законның 1-1 матдәсенә үзгәреш кертү турында”гы 2007 елның 28 февралендәге 22-ФЗ номерлы Федераль закон белән нигезләнгән.
Чакмагышлылар ил өчен сынашлы елларда һәрвакыт барлык ватанлашлар белән яуга күтәрелгән, дошманга каршы көрәшнең алгы сызыгында булган. Кешелек тарихындагы иң зур яуларның берсе булган Бөек Ватан сугышына 10065 якташыбыз китә, аларның 5794е ил азатлыгы өчен гомерләрен корбан итә. Ватан сугышы алышларында чакмагышлылар каһарманлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтә. Районыбызның Иске Балак авылында туып үскән снайпер В.Г.Галимов, Иске Бәширдән командир дәрәҗәсенә күтәрелгән Г.Х.Латыйпов, Яңа Семенкино авылыннан пулеметчы В.С.Николаев Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Иске Почкакта туып үскән якташыбыз, разведчик Ш. Г. Сәлихов Дан орденының тулы кавалеры була.
Алардан соң килгән буын вәкилләре дә яугир якташларыбызның данлы юлын лаеклы дәвам итә. Ил җитәкчелеге боерыгын, гаскәри бурычын таулы Әфганстан җирендә үтәгән якташларыбызның исемнәре дә ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган. 1979 елның декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр 108 райондашыбыз бу илдә хәрби хезмәт үткән, анда хокуки, конституцион тәртип урнаштыру өчен дошманнар белән алышларда катнашкан. Аларның күп санлы батырлыклары хәрби наградалар белән билгеләнгән. Калмашбаштан М.Ә.Мөдәрисов, Иске Калмаштан И.Ә.Шакиров, Иске Ихсаннан Ә.М. Баймурзин, Чакмагыштан Р.Р.Гәрәевка алышта һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены тапшырыла. Таулар илендә батырларча һәлак булган якташларыбыз – Рапаттан И.Ә.Сәлахетдинов һәм Юмаштан В.Б.Латыйпов турындагы хәтер дә буыннарга тапшырыла.
Төньяк Кавказ регионында һәм Чечен Республикасында барган хәрәкәтләрдә 208 райондашыбыз катнашкан. Якташларыбыз әлеге алышларда да үзләрен югары әзерлекле, хәрби антка тугры яугирләр итеп таныта. Аларның батырлыгы югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнә. Каты алышларда яшь гомерләре өзелгән һәм мәңгелеккә япь-яшь булып калган егетләр – Каран авылыннан М.М.Муллаянов, Чакмагыштан И. К.Габделихсанов, Үрнәктән И. Ә. Бакиров, Имәнлекулдан Ф. Ф.Мусин белән И. Р.Рәфыйковның батырлыгы ил сакчылары өчен генә түгел, һәр кеше өчен үрнәк.
Ватан Геройлары көнендә без хәзерге заманда үз-үзләрен аямый хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәгәннәргә чиксез рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей