Басулар тик ятмасын

Колхозлар таралгач, күп кенә элекке чәчүлекләрне чүп басып утыра. Шул ук вакытта авылда эшсезлек арта, дибез. Яшьләр эш эзләп себергә, я башка төбәкләргә чыгып китәләр. Авылда эшсезлек булырга тиеш түгел. Теләгән һәр кеше шул тик яткан жирләрне алып, иген, печән, яшелчә һәм башка авыл хужалыгы продукциясе житештерә ала бит. Районда моны аңлап, уңышлы гына эшләп килгән крестьян – фермер хужалыклары бар. Хәтта ветераннар арасында да андыйлар бар. Мәсәлән, Тепляк авылында Коробейниковлар уңышлы рәвештә фермерлык белән шөгыльләнә. 80 яшьтән узган мәгариф ветераны Анатолий һәм аның улы Андрей 240 гектар жирдә бөртеклкләр дә үстерәләр, 40 баш бал корты да бар, балыкчылык белән дә шөгыльләнергә планнар коралар.

Район ветераннары басуларның буш ятмауларын тели, тик яткан басуларны күреп, йөрәкләре әрни аларның.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей