Басу тургайларына кушылып
24 мая 2024
Районыбызда чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә.
Район мәдәният йортының “Чаткылар” агитбригадасы җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы җәмгыяте” предприятиесенең басу эшчәннәренең күңелен күтәрде.
“Җыр белән эшләү дә күңелле”, – ди басу батырлары. Тамак ялгап алган арада алар күңел белән ял итеп, эшкә көч һәм дәрт туплады.
Гөлназ Сәлимова җитәкләгән “Чаткылар” агитбригадасы артистлары басу тургайларына кушылып, күркәм концерт куйды.