Басу батырларына ял минутлары бүләк иттеләр

Районыбыз басуларында урып-җыю эшләре киң колач белән бара, бөртеклеләрне түкми-чәчми басу-кырлардан җыеп алу өчен игенчеләр аруны-талуны белми тир түгә. Бу чорда районыбыз игенчеләре өзеклекләрсез һәм күтәренке рухта эшләсен өчен бөтен чаралар күрелә. Шуларның берсе – совет чорыннан калган күркәм традиция – механизаторларга төшке ял вакытында җыр тыңлап күңелләрен күтәрү мөмкинлеге.

17 августта Үрнәк авыл биләмәсенең мәдәният хезмәткәрләре авыл хезмәтчәннәренә шундый матур концерт оештырды. Агитбригада әгъзалары  Г.М. Ибраһимова, Р.Р. Гәрәева, Ф.М. Исланов, Л.Х. Мәҗитова игенчеләрне дәртле җырлар һәм биюләр белән сәламләп, механизаторларның авыр, әмма намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Р. Габделисламова, З. Исламова республикада һәм районда урып-җыю эшчәнлеге барышы турында мәгълүмат белән таныштырдылар. Һәр номерны ялан батырлары  алкышларга күмделәр.  Игенчеләр үзләренә карата күрсәткән игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәт белдерделәр, ә агитбригадада катнашучылар аларга сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләделәр.

Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Аблай мәддният йортының “Бәйләнештә”ге социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей