Башкортстанда дуңгызларның Африка чумасы вирусы ачыкланды

Республика ветеринария идарәсе белгечләре белән берлектә Башкортстанда табылган чираттагы куркыныч авыру турындагы төп сорауларга җавап бирәбез.

Нәрсә булды?
22 гыйнварда Стәрлетамак районының Кырмыскалы авылында тугыз дуңгыз үлгән. Вакыйга урынына ветеринарлар чыккан. Башлангыч лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, Африка чумасы вирусы ачыкланган. Бу – тарихта мондый вирус республика территориясенә үтеп кергән беренче очрак. Башлангыч мәгълүматларга караганда, зарарлану чыганагы – яраклылык вакыты чыккан продукция һәм азык-төлек калдыклары. Стәрлетамак һәм Авыргазы  районнарында, шулай ук, Стәрлетамакта, карантин игълан иттеләр.

Авыру нидән гыйбарәт?
Африка тагуны дөнья буйлап Көньяк Африкадан таралган, авыруның исеме дә шуңа бәйле. Аның икенче атамасы – Монтгомери авыруы. Башта аның белән кыргый хайваннар гына зарарланган, ә узган гасыр азагына инфекция йорт хайваннары арасында да таралган.
Русиягә африка чумасы 2007 елда чит илләрдән кергән. Шул вакыттан алып елның-елында илебезнең төрле районнарында әлеге авыру чыганагы ачыклана. 2021 елда гына да Русиянең 49 субъектында 445 шундый очрак теркәлгән, шуларның 51е – йорт дуңгызлары арасында, 10сы – күрше төбәкләрдә кыргый кабаннар арасында ачыкланган. Республиканы  әлегә кадәр бу афәт читләтеп үтте.
Авыру терлек азыгы, кошлар, кимерүчеләр, бөҗәкләр һ.б. белән контакт аша күчә. Инкубацион чор – уртача 2-6 тәүлек. Авыруның төп билгеләре: маллар күпчелек вакыт ята, акрын гына тора һәм хәрәкәтләнә, тиз арый. Арткы аяклары хәлсез, хәрәкәтләре салмак, башлары түбән иелгән, койрыклары бөтерелгән була, еш су эчәләр. Ботларның эчке ягындагы тиреләрендә, корсакларында, муеннарында, колак янында кызыл-кучкыл таплар барлыкка килә, бармак белән басканда да алар агармый. Авыру хайванда бизгәк һәм аякларын паралич сугу күзәтелә.

Бу кешеләр өчен хәвефлеме?
Юк, дуңгызларның африка  тагуны кеше өчен куркыныч тудырмый. Фәндә кеше зарарлануның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Авыру  йорт дуңгызлары һәм кыргый кабаннар өчен генә бик хәвефле. Кеше бары тик чирне таратучы гына була ала – әйтик, инфекцияле дуңгыз белән элемтәгә кергәннән соң вирусны күрше абзарга «күчерергә» һәм шунда башка хайваннарга йоктырырга мөмкин. Вирус 70°С  эсселектә үлә, шуңа күрә кеше өчен термик эшкәртелгән ит зарарсыз.

Ул чакта ни өчен бу чир шулай куркыныч?
Вирус бик агрессив һәм тиз тарала, ә аңа каршы вакцина һәм дәвалау ысуллары юк, шуңа күрә чирдән хайваннар тулысынча кырыла.  Әгәр вирус 100 башка исәпләнгән дуңгыз абзарына эләгә икән, катыборыннарның барысы да һәлак булачак.
Чирне туктатуның кешелек уйлап тапкан бердәнбер ысулы – калган хайваннар зарарлану куркынычын минимальләштерү, эпидемия башлануга юл куймыйча, үләт кабыну хәвефен киметү. Моның өчен чыганак урыныннан биш чакрым радиуста барлык терлекләрне юк итү, тирә-юньне дезинфекцияләү, күрше территорияләрдә карантин игълан итү (гадәттә ул ярты ел һәм күбрәк вакыт дәвам итә) зарур. Чыганак урыныннан 30 километр радиуста махсус күзәтү режимы кертелә. Атап әйткәндә, анда мал асрарга рөхсәт ителә, дуңгызларны үтермиләр, әмма ветеринарлар һәр ихатаны даими тикшереп тора.
Зәхмәт кабыну сәбәпле, дистәләгән мең баш дуңгыз асралган комбинатларны юк итәргә туры килгән очраклар да булды. Шуңа күрә африка чумасынгың төп казасы – икътисади югалтулар, дип  әйтергә кирәк. Дөнья күләмендә бу – ел саен дистәләгән миллион доллар.

Эре ит комбинатлары карантин зонасына эләгәме?
Стәрлетамак янында эре җитештерүче – «Рощинский» совхозы урнашкан. Республиканың ветеринария идарәсеннән белдерүләренчә, анда үзләренең дуңгызлары юк, бары тик эшкәртү белән генә шөгыльләнәләр, шуңа күрә предприятиенең эшенә һәм продукция хәвефсезлегенә берни дә янамый.
Республиканың икенче эре дуңгызчылык продукциясе  җитештерү гиганты – «Башкортстан ит компаниясе» предприятиеләре дә карантин зонасына эләкми. Алар чыганак урыныннан  ерак урнашкан һәм чикләүләр аларга кагылмаячак.  
Ит, казылык, сосиска һәм башка ит продукциясен легаль сату нокталарында сатып алу –хәвефсез!

Дуңгызларны зәхмәттән ничек 
сакларга?
- Дуңгызларның чит кешеләр, башка хайваннар һәм кош-корт белән элемтәгә керүенә юл куймаска.
- Терлекләрне ябык урында асрарга, аларның торак пунктлар буенча, бигрәк тә урманга якын урында, ирекле йөртүенә юл куймаска;
- Ун көнгә бер тапкыр дуңгызларны һәм дуңгыз абзарларын талпаннардан, бетләрдән эшкәртеп, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга;
- Дуңгызларны ветери-нарларның рөхсәтеннән башка  алып кайтмаска;
- Дуңгызлар өчен тәгаенләнгән азык-төлек калдыкларын кимендә 30 минут  пешерергә;
- Дуңгызларны ашату һәм аларны карау өчен аерым аяк савыты һәм кием булдырырга;
- Дуңгызлар авырган һәм һәлак булган очракта тәүлек эчендә ветеринария хезмәтенә һәм авыл хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хайваннарның үләксәләрен, алар ашаган ризык һәм эшкәртү калдыкларын чүплекләргә, юл кырыйларына һәм башка урыннарга ташлау катгый тыела. Әлеге кагыйдәне бозган өчен җинаять җаваплылыгы һәм ике елга кадәр төрмә яный. Русия Җинаять кодексының 249 мәддәсенең 1 пунктында («Ветеринария кагыйдәләрен,  авыруларга һәм үсемлекләр корткычларына каршы көрәш максатында билгеләнгән кагыйдәләрне бозу») шулай язылган. Дәүләт ветеринария хезмәтенең кайнар элемтә телефоны – 8 800 77 55 828   
Дуңгызларны хәвефсез асрау  кагыйдәләре Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2020 елның 21 октябрендәге  621 санлы боерыгында билгеләнгән.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей