Башкортстанда барлык җир участокларын тикшерәчәк комиссия төзелде. Бу хакта нәрсәләрне белү зарур?

Республикада барлык җир участокларының ничек бирелүен һәм файдаланылуын контрольдә тотачак комиссия төзелде. Күптән түгел төбәк Башлыгы Радий Хәбиров шундый указга кул куйды. Республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре белән берлектә биредә сүз нәрсә турында баруы, ни өчен моның мөһим булуы һәм кешеләр тормышын яхшыртырга ничек ярдәм итәчәге турында җиткерәбез. 

 Проблема нәрсәдә? 
Башкортстанда җирдән файдалану өлкәсендә закон бозу очраклары санының артуы теркәлгән. Кемдер участокка басып керә дә аннан документларсыз файдалана, кемдер җирдән башка максатта файдалана, ә күп кенә муниципалитетларда байтак еллар дәвамында җир контроле үткәрелмәгән яки участоклар ташландык хәлдә, һәм алар күп еллар буш тора, гәрчә табыш китерә алсалар да.  Нәтиҗәдә, шәһәр һәм районнар бюджетларына аренда түләүләре керми, ә бу миллионнарча сумнар дигән сүз. 
Радий Хәбиров шәхсән үзе җитәкләгән комиссия һәр муниципалитетта участокларның ничек файдаланылуын контрольгә  алачак һәм тикшерәчәк. Комиссия составына Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, «Росреестр», «Россельхознадзор», шәһәрләр, районнар хакимиятләре, шулай ук башка ведомстволар вәкилләре керде.

Минем участогымны да тикшерәчәкләрме? 
Әгәр участок сезнең милектә икән, беркем дә сезгә тикшерү белән килмәячәк. Сүз дәүләттән арендага алынган җир участоклары һәм биналар турында бара.
Эш менә нәрсәдә. Аренда бәясе һәм салым күләме бизнес төренә һәм кадастр бәясенә бәйле. Беренче пункт белән барысы да аңлашыла кебек — бер үк мәйданны биләүче супермаркет, балалар бакчасы, сәнәгать предприятиесе һәм компания офисы төрле суммада салым түләячәк! 
Кадастр бәясе исә бик күп факторларны күздә тота: участокның урнашу урынын, районның уңайлылыгын, инфраструктураның якынлыгын һәм башкаларны. Уфа үзәгендәге бер сутый җирнең кадастр бәясе ут та, газ да булмаган ерак райондагы шундый ук участок хакыннан шактый югары булачак.
Акча кая китә? 
Милеккә салым һәм аренда түләүләре һәр муниципалитетта төрлечә. Ставкаларны урындагы депутатлар билгели, ә җыелган барлык акча тулысынча шәһәр яки район бюджетына керә.
Шуңа да урындагы властьлар  үзләрендә җир-милек мөнәсәбәтләрен тәртипкә китерү, шул рәвешле казнаны тулыландыру теләге белән яна. 
Аерым мисалда карыйк. Күптән түгел Уфада тикшерү узган участокларның берсе рәсми рәвештә сәламәтләндерү комплексы өчен билгеләнгән һәм аның кадастр бәясе 11,5 миллион сум тора. Гамәлдәге ставкалар буенча, арендага бирүче участок бәясеннән 1,76 процент яисә 202 400 сум түли. Әмма чынлыкта бу бинада мунча һәм ресторан урнашкан. Ягъни дөрес исәпләгәндә, кадастр бәясе өч тапкыр — 37,7 миллион сумга артачак, ә коэффициент 4,71 тәшкил итәчәк. Бу инде түләнергә тиешле салым суммасы сигез тапкыр күбрәк — 1,77 миллион сум дигән сүз! Башкача әйткәндә, бер объектны  арендага бирүдән генә дә шәһәр елына миллион ярым сум акча алып бетермәгән! Республика күләмендә болар — юлларны ремонтлауга, урамнарны төзекләндерүгә, укытучыларга һәм урам себерүчеләргә хезмәт хакларын арттыруга алынып бетмәгән миллиардлар дигән сүз.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей