Башкарылган эшләр байтак
Борай авыл советы авыл биләмәсендә 2021 елга отчет утырышы үтте. Анда район Советы секретаре Илшат Камалов, район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Ахунов, район Советы депутаты Айрат Кәримов, депутатлар, Шабай, Дүсмәт авыллары старосталары катнашты.
Борай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Азат Латипов биләмә хакимиятенең 2021 елдагы эшчәнлеге һәм 2022 елга билгеләнгән планнары белән таныштырды.
– 2020 елның 20 декабрендә авыл биләмәсе советының бишенче утырышында 2021 елга 41244762 сум 10 тиен күләмендә бюджет расланган иде. Ул ел дәвамында үзгәртелде һәм 69173864 сум 26 тиен тәшкил итте. Шуның физик шәхесләрнең керемнәренә салым – 1938431 сум 08 тиен, бердәм авыл хуҗалыгы салымы – 96056 сум 19 тиен, физик шәхесләрнең милкенә салым – 1466686 сум 58 тиен, физик шәхесләрдән җир салымы – 2858375 сум 31 тиен, оешмалардан җир салымы – 3827181 сум 14 тиен, үз керемнәребез 12558633 сум 35 тиен тәшкил итте. Болар бюджетның 18,15 проценты була. Калган 56615230 сум 91 тиен республика һәм район бюджетларыннан дотация, субсидия, субвенция һәм башка бюджетара трансфертлар буларак бирелгән.
Отчет чорында биләмә хакимияте тарафыннан 249 карар, 180 күрсәтмә чыгарылган. Норматив-хокукый актлар карарларының проектлары район прокуратурасына коррупциягә каршы һәм хокукый экспертиза өчен җибәрелеп торды. Ел дәвамында хуҗалык китапларыннан – 74, финанс-шәхси исәпләрдән 30 күчермә, 4856 төрле белешмә, 160 кешегә характеристика бирелде.
2021 ел дәвамында биләмә хакимиятенә 192 язма мөрәҗәгать кертелде, телдән мөрәҗәгать иткән 256 кеше шәхси кабул ителде. Гражданнар нигездә урамнарны яктырту, юлларны төзекләндерү, каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.
Борай авылында төзекләндерү эшләре даими алып барылды. Андый өмәләрдә халыкның теләп катнашуы куанычылы. 2021 елда Батырлар аллеясендәге төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Җаваплылыгы чикләнгән “УниСтрой” җәмгыяте подрядчы булды, контрактның 2021 елдагы хакы 3740032 сум 04 тиен тәшкил итте. Барлыгы контракт буенча 20758721 сумлык эш башкарылды.
“Заманча шәһәр мохите булдыру” муниципаль программасы чикләрендә Сару елгасы буен төзекләндерә башладык. 2023 ел ахырына бу эшләр төгәлләнергә тиеш. Монда да җаваплылыгы чикләнгән “УниСтрой” җәмгыяте подрядчы булды, контракт хакы 20 миллион сум.
Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы белән дә төрле эшләр башкарыла. Мәсәлән, бу программа ярдәме белән 2020 елда Шабай авылының Заречная һәм Ключевая урамнары төзекләндерелсә, узган елда Бикҗән авылында 498 мең сумга китапханә бинасына ремонт ясалды.
Ленин урамындагы 6, 8, 10, 10/1, 10/2 йортларының йорт аллары территорияләренә ремонт төгәлләнде. “Башкорт ихаталары” программасына ярашлы башкарылган бу эшләрдә финанс чыгымнарның 1 процентын шул йортларда яшәүчеләр үзләре җыйды, калган акчалар урындагы һәм региональ бюджеттан финансланды. Киләчәктә Ленин урамының 67нче, Матросов урамының 7нче күпфатирлы йортларын бу программага кертергә планлаштырдык. Быелгы елда шушы программаны тормышка ашыру планлаштырылмый. Капиталь ремонт программасы буенча Парк урамының 9нчы санлы йортының түбәсенә ремонт ясалды.
Узган елның язында халык теләге буенча Дүсмәт авылының ике урамының исемнәре алыштырылды.
“БуРай” учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан картайган агачлар киселде. Андый агачларны кисәргә нигездә халык үзе мөрәҗәгать итә.
Чүп түгү мәсьәләсе кискен тора. 2021 елда санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү өстендә байтак эш алып барылды. Тиеш булмаган урынга чүп түгәргә ярамый дигән билгеләр куелды, чүпләрен китереп түгүчеләрдән тазарттырылды. Шабай, Шүнәк авылларындагы чүплекләр бетерелде, быел Дүсмәт авылындагысын бетерәсе бар. Шулай ук контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү эше дәвам итте. Узган елда 40 мәйданчык булдырылды, моның өчен 400 мең сумнан артык акча тотылды. Бездә шушы каты көнкүреш калдыкларын алып китү, түгү өчен “Дюртюлимелиоводстрой” җәмгыяте җаваплы.
Су белән тәэмин итүгә килгәндә, биләмә буенча су челтәренең озынлыгы 67 километр. Су челтәрен җаваплылыгы чикләнгән “Жилищник” җәмгыяте хезмәтләндерә. Бикҗән авылы артында яңа су алу җайланмасы төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә Көнчыгыш микрорайоны бөтенләй генә дә үзәктән су белән тәэмин ителми. Яр буе микрорайонында 122 яңа җир участогы йорт төзелешенә бирелү планлаштырылган, димәк, монда да су үткәрергә кирәк булачак.
Узган елда урындагы үзидарә органнары тарафыннан авыл биләмәсенә агынты суларны чистарту буенча корылмалар комплексы бирелде. Комплекс 13 корылмадан тора. Аларны да хезмәтләндерү өчен җаваплылыгы чикләнгән “Жилищник” җәмгыятенә 5 елга арендага бирергә һәм вакыты узгач, авыл биләмәсе хакимияте һәм “Жилищник” җәмгыяте арасында концессион килешү төзүне планлаштырабыз.
Суд карары нигезендә Шабай һәм Дүсмәт авылларында янгын чыккан очракта су алыр өчен пирслар төзелде.
2021 елда юл фонды средстволары 26483573 сум 53 тиен тәшкил итте. Совет урамы киңәйтелде, өлешчә асфальт түшәлде, тротуар эшләнде. Бу эшләрнең подрядчысы җаваплылыгы чикләнгән “Дорстандарт” җәмгыяте булды, барлыгы 6990977 сумлык эш башкарылды. Быелгы елда Тукай һәм Ленин комсомолы урамнарына асфальт түшәү планлаштырыла, подрядчылары җаваплылыгы чикләнгән “Дорстандарт” җәмгыяте һәм “Башкиравтодор” акционер җәмгыяте.
Район үзәгенең өч белем бирү учреждениесе янында (Пионер һәм Чкалов урамнарында), Шабай белем бирү учреждениесе һәм Борайның Аэродром урамы, 64 нче йорт, Ленин урамы,164нче йорт һәм Горький урамы, 51нче йорт адресларында урнашкан балалар бакчалары янында барлыгы 695 мең сумга светофорлар урнаштырылды. Быелгы елда Пушкин урамы белән Уфа-Яңавыл трассасы, Октябрь урамы белән Уфа-Яңавыл трассасы, Чкалов һәм Аэродром урамнары киселешләрендә светофорлар кую планлаштырылган.
Кирәк урыннарда урамнарда 23800 сумга юл билгеләре куелды, Борай авылының урамнарына 212563 сумга юл разметкалары төшерелде. Шулай ук Мәктәп, Мәгъдән, Совет һәм Российская урамнарына ясалма тигезсезлек булдырылды. Аларына 90000 сум акча тотылды. “БуРай” учреждениесе тарафыннан Борай авылының Водозаборная, Жуков, Севастопольская, 8 Март урамнарына су агу торбалары урнаштырылды. Яз көне район бюджетыннан урамнардагы чокырларны ремонтларга 900 мең сум бүлеп бирелде.
Авыл биләмәсе территориясендә 1538 урам фонаре яна. Янмаган лампочкаларны алыштыру яки ремонтлау кешеләрнең заявкасы буенча башкарыла. Узган елда ремонтка һәм яңаларын куюга барлыгы 3583410 сум акча тотылды. Бүгенге көндә урамнарны яктырту 76 процент тәшкил итә. Узган елда 90 светодиодлы светильник куелды. Бу мәсьәләдә спонсорларның ярдәм итүе куанычлы. Мәсәлән, район Советы депутаты Булат Ибраһимов 30 светильник сатып алып бирде һәм алар куелды.
Гражданнарның хәвефсезлегенә аерым игътибар бирелә. Тиешле булмаган урыннарда су керүне, янгын чыгуны кисәтү эшләре планга ярашлы башкарыла.
Биләмә башлыгы чыгышыннан соң Шабай һәм Дүсмәт авыллары старосталары Наил Вәлиев һәм Мәдәния Низамова чыгышлары тыңланды. Алар авылларында башкарылган төзекләндерү эшләре, зиратлардагы өмәләр, календарьнең кызыл даталарына багышланган бәйрәм чараларын уздырулары турында сөйләде, бүгенге көндә авылда булган проблемаларын күрсәтте.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Ахунов район үзәгендә быелгы 2022 елда башкарылачак төзекләндерү эшләре турында аңлатты.
Венера Арсланова.