Барысын да тәҗрибә һәм осталык хәл итә

Сабантуй бәйрәмендә авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт салучы уңганнар арасында һөнәри ярышлар үткәрү һәм аларда җиңүчеләрне бүләкләү күптән инде күркәм традициягә әверелде. Алар бу ярышларны чәмләнеп көтеп алып, аларда теләп катнашалар, башка хуҗалыклардан килгән хезмәттәшләре белән очрашып-аралашалар, үз осталыкларын сыныйлар. Гадәттәгечә, бу сабантуйда да машина белән сыер савучы операторлар арасында үткән ярыщ мәйданчыгына анда катнашырга теләгән уңганнар һәм аларны хуплап торган якыннары җыелды. Аларның күбесе күп еллар дәвамында сабантуйның шушы һөнәри сынавында чираттагы тапкыр “имтихан тапшырып” призлы урыннар яулаган, үзләре хезмәт салган хуҗалыкларда да алдынгылар исемлегендә булган якташларыбыз. Ярыш башланганны көтеп торган арада; “Мин әле беренче тапкыр гына катнашып карарга булдым”, – дигән бер-ике кеше дә булды. Һөнәр осталары сафы артуына ничек сөенмисең инде!
Әлбәттә, бу төр ярышта озак еллар дәвамында тупланган бай эш тәҗрибәсе, осталык-җитезлек барысын да хәл итә дисәк дөрес булыр кебек. Бу юлы да озак еллар терлекчелек тармагында хезмәт салган якташларыбыз иң күп балларны җыйды һәм призлы урыннарны яулады. Беренче урынга чыккан “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең Үрнәк бригадасы хезмәткәре Рәүф Рим улы Гомәров былтыргы бәйгедә дә призлы урын яулаган иде. Икенче урынга чыккан “Победа” хуҗалыгының Каразирек фермасы савучысы Мәликә Муллаәхмәт кызы Фәхретдинова район гына түгел, республика күләмендәге ярышларда да алгынлыкны яулаган Чакмагышыбыз горурлыгы булган хезмәткәрләрнең берсе. Сабантуйда үткән ярышларда да ике дистә елдан артык вакыт дәвамында бары тик 1-2 икенче урыннарны гына яулый ул. “Октябрь” хуҗалыгының Иске Калмаш фермасы данын яклаган Регина Ринат Хәсәнованың да тырышлыгы сокландырмый калмый. Ул бу бәйгедә өченче булды.
Югары һөнәри осталыкларын чираттагы тапкыр дәлилләгән уңганнарга бәйрәмнең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. Без аларны шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм хезмәтләрендә уңышлар гына юлдаш булуын телибез.
Рәзилә Арсланова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей