Бар гомерен хисап эшенә багышлый
Исәп-хисап, кушу-алу төшенчәләре көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше. Кечкенә генә булса, да бер генә предприятие дә баш бухгалтерсыз эшли алмый. Беренче карашка, бухгалтер хезмәте җиңел кебек. Әйе, алар авыр йөк күтәрмиләр, салкыннарда урамда эшләмиләр. Әмма, бихисап күп мәгълүматны башта саклау, бертуктаусыз отчетлар төзү дә искиткеч авыр хезмәт. Бухгалтерлар иң төгәл, иң җаваплы һөнәр ияләренең берсе. Чөнки саннар арасында ялгыш куйган өтер дә күп күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Айгөл Хасбатуллина да әлеге катлаулы, җаваплылык һәм игътибарлылык таләп иткән һөнәр остасы. Ул бухгалтер һәм баш бухгалтер булып эшли башлаганга да инде утыз елга якын гомер узган.
Ул Бәләкәй Бадрак авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайтып, хезмәт юлын Ленин исемендәге хуҗалыкта башлый. Әлеге көндә дә үз эшен яратып башкара. Зур Бадрак авылы егете Венер белән гаилә корып, бер кыз һәм бер ул тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы да хуҗалыкта терлекче булып эшли. Менә инде 20 елдан артык, иңгә-иң куеп, яшиләр. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба, дип юкка гына әйтмиләр. Үз эшен биш бармагы кебек белгән белгечләрне хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Айгөл балачактан эшсөючән, тырыш булып үсә. Класс старостасы буларак мәктәп тормышында актив катнаша, техникумда да төшеп калганнардан булмый, хәзер дә белемен, тәҗрибәсен камилләштерү өчен һәрдаим курслар үтә, семинарларда катнаша. «Бу тармакта һәрвакыт яңа программалар, яңа законнар кертелеп тора. Нәтиҗәле эшлим дисәң, заманнан һич тә артта калырга ярамый. Шуңа күрә аларны өйрәнеп бару – минем бурыч. Исәп-хисапны гына түгел, законнарны да яхшы белергә кирәк баш бухгалтерга»,– ди Айгөл. Бухгалтер саннар чүпләп кенә утыра, дисәк тә, дөрес булмас. Беренче чиратта, халык белән эшли торган кеше ул. Моның өчен, әлбәттә, ачык йөзле, игътибарлы, сабыр, намуслы булырга кирәк. Менә Айгөл нәкъ шундый: сөйкемле, аралашучан, тыйнак, саннар дөньясына чумган коры кеше образына бөтенләй туры килми. Киресенчә, ягымлы, чибәр, киң күңелле, мөлаем ханым ул.
Гөлназ Хуҗина.