Балы да, хезмәте дә татлы

Көннәрдән бер көнне район үзәгенә ерак арада урнашкан авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен, кәсепләрен белү өчен Тепляк авыл биләмәсенә юл алдык. Биредә безне эш башкаручы Элмира Такиуллина каршы алып, бу төбәктә уңган, булдыклы халык яшәвенә басым ясады. Алар арасында үз көчләре белән дөнья көтеп, акыллы балалар үстереп, авылларына игелек өләшүче күпләр ишетеп кенә белгән Тазтүбә авылына киттем. Матур җәйге көн. Машина тәрәзәсеннән күренгән иген басулары күңелләргә рәхәтлек бирә. Әрдәш авылын узгач, сул якка борылып үзебезнең юнәлешкә таба төбәлдек. Менә берничә километр үткәч, чокырда урнашкан авылның өй түбәләре күренде. Тирә-ягын урман уратып алган авылга килеп кердек. Урам эче тып-тын, бер кеше күренми.  Бу тынлыкта тик бал кортлары гөжелдәве генә  ишетелә. Авыл әкияттәге сыман бәләкәй генә, нибары 4 йортта гына кеше яши икән. Заманында үз мал фермасы, ындыр табагы, мәктәбе, клубы булган, 30 гаилә яшәгән авыл, әлеге вакытта ташландык авыл хәленә җиткән. Кемнәрдер зур акчалар эзләп, нигезләрен ташлап шәһәрләргә чыгып киткәннәр, ә Ленар Солтанов туган нигезен, ата-ана йортын ташламаган. Кортчы әтисе Зөфәр ага янында эшләп үскән егет әлеге вакытта да бу кәсебен ташламаган. Ихата тутырып  бал кортлары асрый икән. Менә мин дә шушы авылда аның белән якыннан танышып сөйләшү бәхетенә ирештем. Ул яшәгән җыйнак, йорт-курасы җыештырылып куелган йортка таба юнәлдем. Әйтеп китүемчә, әлбәттә, биредә иң беренче мине бал кортлары каршы алды. Шул арада бал кортларыннан саклый торган күзлеген тоткан, ачык йөзле апа йөгереп чыгып каршы алды. 
– Чит кешене шулай сырып алалар шул, – дип көлеп тә куйды. Көн эссе булу сәбәпле, ихатада бал исе бөркелеп тора иде. Бу ханым минем язачак героемның бертуган Зинфира апасы булып чыкты. Ул мине җиләз өй түрендәге өстәл артына утыртты. Чәй табынында, әлбәттә, хуш исле яңа гына суыртылган бал һәм алтынсу төсендәге кәрәзләр күзгә ташланды. Зинфира апа җайлап кына Ленарның  балачагын сөйләп алды. Аның белән бергә уйнап, әти-әнисенә булышып, хезмәт тәрбиясе алып үскәннәрен ачып салды. 
Ленар туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлап, Николаевкада, аннары Тепляктә белем ала. Авыл, урманга мөкиббән киткән егет сайлаган һөнәрен дә авыл белән бәйли. Ул Уфадагы урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аннары армия сафына алына. Хәрби бурычын намус белән үтеп, туган авылына кайта. Хезмәт юлын урманчы булып башлап җибәрә. Варҗитамак кызы Финзилә белән чәчәләрен-чәчкә бәйләп, авылда тату гаилә булып озак еллар яшиләр. Әтисенең корт бакчасындагы бал кортларын карау да Ленар һәм аның тормыш иптәше иңенә төшә.  Соңгы елларда Борай бренды булырлык балы белән дә республикада, аннан читтә танылды ул. Умартачылык белән чын-чыннан, һөнәри шөгыльләнә башлавына да дистә елдан артык  икән.
– Мәктәптә укыганда, зоология дәресендә бик кызыксынып калган идем алар белән. Аннан соң да күп укыдым. Без балачакта ук әти умарталар тота иде, дөрес, күп түгел, әмма бу эшнең нечкәлекләрен кечкенәдән күреп, аңлап үсәр өчен ул бик әйбәт булды. Быел бал кортлары өчен ел әйбәт килде. Бал да җитәрлек. Чәчкә, юкә, карабодай балы кирәкме, бар да бар. Бал кортлары бит алар үзләре бер дөнья, аларны кояш чыкты дип кенә алдап булмый, көндез генә түгел, төне дә җылы булу кирәк. Ничә еллар эшләсәң дә, аңлап, өйрәнеп бетә торган түгел аларны. Галимнәр дә, күп булса, 20-30 процентка өйрәнгәннәрдер. Бөтен нәрсәне күз белән күреп кенә эшлибез, бер генә әйбер дә компьютерга, датчикка көйләнмәгән. Умартачылар белән дә: “Бөтен юнәлешне компьютерлаштырып бетерделәр инде, шушы умарталарга бер нәрсә уйлап таба алмыйлар”, – дип сөйләшәбез. – Биредәге табигатьнең матурлыгына сокланып туярлык түгел. Умарталарны да бит мин табыш алу, сату өчен, шул ук вакытта бал кортларының эшләгәнен күзәтеп, ләззәтләнү өчен асрыйм дисәм дә, ялган булмас. Урманнарда юкә чәчәкләрен корт ашаган диделәр, бездә ул кадәр үк түгел, мин асрый торган бал кортлары клевердан нектар суыра алмый, борыннары кыска, шунлыктан күбрәк кыр чәчәкләре кала инде. Менә бүген кояш чыкты, бал кортлары эшли, барысы да әйбәт булыр дип ышанам, – ди кортчы Ленар.
Гомумән, Солтановлар гаиләсе авыллары өчен янып яшәүчеләр. Кышларын Ленар Зөфәр улы үз тракторында тирә-як авылларның урамнарын кардан чистарту белән мәшгуль.
Ничек кенә булмасын Ленарның үзен дә бал кортларына тиңләргә мөмкин. Изге күңелле авыл егете чибәр әбисен дә үз карамагында тәрбияләп, 93 яшенә кадәр җиткереп, мәңгелек йортка озатканнар. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигән әйтем Солтановларның  ике уллары Илнур белән Илдарга да тап килә. Алар да әти-әниләре кебек кортбакчаларында көч салалар. Бал кортлары чага дип куркып тормыйлар, чат ябышып эшлиләр. Балны сату өчен проблемалары юк. Үзләренең сатып алучылары бар. Уллары, хәтта, социаль челтәрләр аша да рекламалап сату итәләр.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей