Балтачта йөзенче "Эшмәкәр сәгате" узган

Иске Балтач. 18 март - "Балтач таңнары". Балтач районы хакимиятендә йөзенче "Эшмәкәр сәгате"ндә Урта Елга авылы эшкуары бизнес-проекты каралган.

2019 елның апреленнән башлап Балтач район хакимиятендә 100 "Эмәкәр сәгате" узган. Алар барышында 140 артык бизнес-проект һәм идея каралган һәм эшкуарларга ярдәм күрсәтелгән. Игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми суммасы якынча миллиард сум тәшкил итә. Бу хакта район хакимияте башлыгы үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.

17 март көнне узган йөзенче эшмәкәрлек сәгатендә, Урта Елга авылыннан Ямил Исламовның бизнес-проектын каралган. Ул халыкка бәрәңге бакчаларында җир сөрүдә, терлек азыгы әзерләүдә ярдәиләшү, территорияләрне төзекләндерү буенча үз эшен җәелдерергә исәпли.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей