Балтачта тимергә “җан” кертәләр

Иске Балтачта Галтаф Муллахмәтов кече предприятиесендә металл корылмаларның бихисап төрләре җитештерелә. Шул ук вакытта  МТС хезмәте күрсәтелә.

 

Бүген районда металлдан корылмалар җитештерү белән шөгыльләнүчеләр аз түгел.  Ә индивидуаль эшкуар Галтаф Муллахмәтов кече предприятиесе   бу юнәлешкә  махсуслашкан иң  тармак буларак буларак иң уңышлы эшләгәннәр исәбендә.  

Биредә биш  хезмәткәр эшли. Алар барысы да квалификацияле токарь, слесарь, эретеп ябыштыручы калайчылар.

Предприятие базасына барып керү белән стеллаңларда әзер продукөия күгә ташлана. Морҗа торбалары, чатырлар, мунча мичләре һәм башкалар... Әзер продукцияне күмәртәләп алып китәләр.  Предприятиедә җитештерелгән товар  эшкуарның үз сәүдә нокталарында, шулай ук башкаланың “Ермак” сәүдә челтәрендә сатыла.

Ә цехларда эшче корылмалар  гөрелтесе.  Заказ бар, димәк. Токарьлар кыргыч ярдәмендә  двигателҗләрнең терсәкле валларын ремонтлый, катлаулы булмаган детальләрне ясыйлар.  Эретеп ябыштыручының үз мәшәкатьләре. Слесарьлар    трактор ремонты белән мәшгуль.

—Элекке ремонт техник проедприятиесенең тракторлар ремонтлау остаханәсе базасын таркатмый саклап калып һәм аны  игелекле тэшкуар кулына тапшырып оттык.  Бүген биредә элекке  остаханә данын кайтару мөмкинлекләре дә туып килә.  Тракторлар ремонты белән дә шөгыльләнәләр,— диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, кече предприятие эшчәнлеге белән танышканда,  биредәге эшләр барышын уңай бәһалап.

Эшкуар базаны 2013 елда сатып алган иде. Беркадәр ремонт, үзгәртеп кору эшләре башкарырга туры килгән.

Былтыр кече предприятие тракторлар ремонт белән шөгыльләнергә рөхсәт бирүче лицензиягә дә ия булды.   

—Тракторлар ремонты фронтында узган елның апрель аенда эшебезне башлап җибәргән идек.  “Расссвет”, “АгроПРОФИ” җәмгыятьләренә , “Дилмиев индивидуаль предприятиесе”нә хезмәт күрсәттек. Тракторларга капиталь ремонт үткәрәбез,— ди эшкуар Галтаф Муллахмәтов, эшләр барышы белән таныштырып.

Күренүенчә,      токарь  Мөслим Хисамов, Малик Хаков, слесарь Азат Сираев, эретеп ябыштыручы Айрат Хәмәтнуров,  калайчы Радик Фәйзрахмановларга эш күп.

Хезмәт күрсәтү ассортиментын киңәйтергә исәпләре.  Тик моның өчен базаны да тулыландырырга кирәк.

—Плазма хәленә төшереп тимер  кискеч сатып алу  максатыбыз бар. Ул очракта предприятиедә катлаулырак детальләр җитештерү мөмкинлеге дә булыр иде.  Ләкин аппарат  миллион сум тора. Шулай ук тракторларны ягулык аппаратларын көйләү стенды булдыру да комачауламас иде, — ди  эшкуар,  алга  планннары белән таныштырып.

Ә бүген биредә зарланмыйлар, чөнки  эшкуар күрсәткән  хезмәтләргә ихтыяҗ бар.

 

Билгесез автор.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей