Балтачта авыл хезмәтенә тартылган эшмәкәрләр арта

Балтач район Хакимиятендә узган “Эшмәкәр сәгате”ндә  фермер хуҗалыгын булдыру исәбе булган эшкуарның  бизнес-проекты каралды.

                            

                                                   

2020 елда район Хакимиятендә “Эшмәкәр сәгате” беренче тапкыр узды.  Үз эшен башлап җибәрү теләге булган ике кеше үзләренең  бизнес-проектын тәкъдим итте.  

 

Комиссиягә мөрәҗәгать иткән бер эшкуар сөтчелек юнәлешендә эшләргә исәпли. Эшмәкәрнең җир мәйданы, 10 баш мөгезле эре терлеге бар. Ике кешегә эш урыны булдырырга планлаштыра. Таналар  сатып алу өчен бизнес торгызуның башлангыч стадиясендә субсидия рәвешендә финанс ярдәменә исәп тота.

—Мин сездән Нөркә авылындагы  ферманы,  көтүлекләр өчен янәшәдәге территорияне арендага рәсмиләштерүдә ярдәм итүегезне  сорыйм,—ди комиссиягә мөрәҗәгать иткән эшкуар .

Эшкуарга  крестьян-фермер хуҗалыгын булдыру юнәлешендә,   «Агростартап» федераль проектын гамәлгә ашыру чикләрендә,  дәүләт ярдәменә өмет  итә алуы турында әйтелде.  

 

Билгесез автор.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей